Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM

Илгиз Зәйниев “Әкият” курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнә

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев “Әкият” Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп билгеләнә. Бу хәбәрне Илгиз Зәйниев үзе раслады.

“Шундый тәкъдим булды. Мин кабул иттем. 6 июньнән эшли башлаячакмын. Бер ел буе төрле хәбәрләр йөрде бит инде, монда куялар икән, тегендә куялар икән дип берсе килеп әйтә, икенчесе килеп әйтә иде... Насыйбы шул булгандыр”, - диде Илгиз Зәйниев “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Илгиз Зәйниев, баш режиссер буларак, беренче эше итеп “Әлфия” спектаклен чыгарачак. Бу спектакль сезон башында ук театр планына кергән иде, курчаклар буенча эш башланган. “Баш режиссер буларак, бәлки, мин башка спектакльдән башлаган булыр идем, ләкин шулай туры килә – яңа театр сезонында “Әлфия” чыгачак. Ул балалар спектакле түгел. Әлфия апа кемнәр өчен җырлаган – шулар өчен”, - ди режиссер.

“Беренче чиратта “Әкият” – минем өчен театр, аннары – балалар театры, аннары - өлкәннәр театры. Кичке спектакльләр белән генә дә булмый, гомумән, хәрәкәт булырга тиеш. Уйлап бетерәсе бар”, - ди ул алдагы планнары турында.

Илгиз Зәйниев хәзерге вакытта Камал театры һәм Казан яшь тамашачы театры режиссеры. Шушы көннәрдә Кариев театрында Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар”ы буенча спектакль чыгара. Чаллы дәүләт курчак театрында ике курчак спектакле куйды. Шуның берсе – “Сак-сок” - “Алтын битлек” театр премиясе номинанты булды.

“Әкият” курчак театрын 1977 елдан бирле Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Илдус Зиннуров җитәкләде. Илдус Зиннуровка 72 яшь.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"