Илдар Халиков: "Бер генә автобус та балаларны рөхсәтсез йөртмәячәк"
30 декабря 2016
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Рөхсәтсез килеш балаларны йөрткән теләсә-нинди факт гадәттән тыш хәл буларак кабул ителәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Татарстан Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында җиткерде.
"Килештерелмәгән, базага кертелмәгән, республиканың транспорт министрлыгының тәүлек буе эшләүче диспетчерлык үзәге контролендә булмаган килеш балалар белән маршрутка чыгу үзе үк гадәттән тыш хәл. Һәр ЮХИДИ, мәгариф системасы хезмәткәре юлда балалар белән машина, я автобусны күргәндә туктатып, ул тәүлек буе эшләүче диспетчерлык үзәге контролендә булмаган очракта ЮХИДИ машинасы озатуында дислокация урынына кире кайтарырга тиеш, биредә башка вариантлар юк", – дип күрсәтмә бирде Илдар Халиков.
Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин: "Регламент буенча өч көн кала Мәгариф һәм фән министрлыгына, Транспорт һәм юл хуҗалыгы һәм Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыкларына транспорт чараларының хәрәкәте турында мәгълүмат җибәрелергә тиеш. Автобусларның техник торышы һәм хәбәр итү кнопкасы тикшерелгән булуы мөһим. Шуннан соң гына алар маршрутка чыга ала. Калган очракларда балалар белән юлга чыгу тыела", – дип искәртте.
Сүз балаларны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган чараларга гына түгел, гомумән, төркем белән балаларны йөрткән очраклардагы транспорт турында да бара.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)