Илһам Шакировның туган көнендә зур концерт булачак
3 февраля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 15 февральдә 18.30 сәгатьтә Россия һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган традицион концерт була.“Җырчының туган көненә багышланган концертларны Татар филармониясе 2002 елдан башлап, ел саен уздыра, – ди Земфира Гыйльметдинова. – Мәшһүр җырчыга 83 яшь тулган көндә узачак концерт “Кара урман аша...” дип атала. Ул Илһам аганың архивларда сакланган аудио- һәм видеоязмалары белән үрелеп бара.
Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы “Карурман” җыры белән башлана. Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда “Россия” телеканалы журналистлары тапшырган, соңрак галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән”.
Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре, композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләре яңгырый. Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, Халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге “Мирас” инструменталь ансамбле башкара.
15 февральдә узачак концертның сценарий авторы һәм режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)