Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Илһам Шакировның туган көненә багышланган зур концерт була

15 февраля 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бүген күренекле татар җырчысы,  Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакировка 83 яшь тула. "Татар-информ" алдарак хәбәр иткәнчә, шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган традицион концерт була. Мондый концертларны Татар дәүләт филармониясе 2002 елдан башлап ел саен уздыра.

Концерт «Кара урман аша…» дип атала. Ул Илһам аганың архивларда сакланган аудио һәм видеоязмалары белән үрелеп бара. Концерт архив язмасы – Лейпциг төрмәсендә әсирләр җырлаган борынгы «Карурман» җыры белән башланачак. Язманы Фольклор музыкасы ансамбленә 2009 елда «Россия» телеканалы журналистлары тапшырган. Соңрак аны галим Искәндәр Гыйләҗев тәкъдим иткән.

Программада шагыйрьләр Наҗар Нәҗми, Рөстәм Мингалим, Шәмсия Җиһангирова, Нурихан Гадел, Михаил Львов шигырьләре яңгыраячак. Шулай ук композитор Фасил Әхмәтов, тарих фәннәре кандидаты Фәндилә Хәбибуллина истәлекләрен ишетеп булачак.

Илһам Шакиров репертуарыннан җырларны Татарстанның атказанган артисты Айгөл Хәйри, Башкортстанның атказанган артисты Алим Каюмов, халыкара конкурслар лауреатлары Сиринә Зәйнетдинова, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Рөстәм Насыйбуллин, Илгиз Мөхетдинов, Илшат Сибагатуллин, Ильяс Камал (виолончель), Екатерина Коврикова (фортепиано), Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле башкара.Сценарий авторы һәм режиссер – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов.Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Сарман районының Яңа Бүләк авылында туа. 1960 елда җырчылык юнәлеше буенча Казан консерваториясен тәмамлый. Сәләтле башкаручы, тембр (баритон) тавышка ия, халык җырларын оста башкаручы. Иң күренекле җырлары : «Кара урман», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки», «Хуш авылым», «Сандугач», «Өченче көн тоташ кар ява», «Яшлегемә йөгереп кайтыр идем», «Син сазыңны уйнадың», «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек», «Әдрән диңгез», «Идел буе каеннары».

Илһам Шакиров иҗаты – башкару сәнгатендә үзе бер дәвер. Егерме ел дәвамында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе вазифасын үти, аның әйдәп баручы солисты-вокалисты була. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты. Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге һәм сәнгать өлкәсендә югары бүләк – “Алтын Аполлон” премиясе иясе. 2005 нче елда “Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен” ордены белән бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез: Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Илһам ага Шакировның туган көненә багышланган концерт була. Башлана 18.30 сәгатьтә.

http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/15/158062/
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"