Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул итүгә 1100 тулу уңаеннан яңартылган “Казан басма"сы һәм аның компьютер шрифты дөнья күрде
Яңартылган «Казан басма» — Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында Татарстан мөфтиятенең иң төп проектларының берсе, ул Коръәнне бастыруның мәшһүр татар традицияләре торгызылуын ачык дәлилли. «Казан басма» — 1803 елда «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры китереп Казанда басылган, бар мөселман дөньясында дини җәмәгатьчелек тарафыннан танылу алган беренче басма Коръән. Аңа кадәр Коръән Европада һәм Петербургта басылып чыккан була. Әмма, «Казан басма"дан аермалы буларак, алар, Коръәннең асыл текстыннан тайпылышлар булу аркасында, фәнни кыйммәткә ия булмый. Башка ислам илләрендә Коръән бары 100 елдан соң гына күпләп басыла башлый.
«Казан басма» үзенчәлекле шрифтка ия булу сәбәпле дөньякүләм танылу ала. Безнең чорда ул төрле елларда күп тапкырлар репринт сыйфатында басыла. Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 елында Нәзарәт белгечләре «Казан басма"сының тарихи типографик эзеннән (оттискысыннан) шул ук исемдәге компьютер шрифты ясады, аннары Коръән текстын «Казан басма» компьютер шрифты ярдәмендә яңадан җыйды һәм, революциягә кадәрге күренекле татар галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани һәм Муса Бигиевның искәрмәләрен исәпкә алып, заманча халыкара стандартларга туры китереп әзерләде. Шулай итеп, яңартылган «Казан басма"сы инкыйлабка кадәрге оригинал шрифтларның чын тарихи йөзен саклап калды һәм югары сыйфатлы итеп бастырылган.
Аларны түләүсез рәвештә Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте сайтында уң як өлештәге махсус банерга басып йөкләргә мөмкин, дип хәбәр дини оешманың матбугат хезмәте.
Фото: dumrt.ru
tnv.ru
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
