“Иделем акчарлагы” бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады
23 Апреля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
“Идел” яшьләр үзәге тарафыннан уздырылган XIX “Иделем акчарлагы” яшь язучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган. Бу хакта “Татар-информ”га КФУның гомуми тел белеме кафедрасы хәбәр итте.
“2000 елдан бирле яшь язучыларны барлау максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә эшләр агымдагы елның сентябренә кадәр кабул ителә. Жюри тарафыннан әсәрләрне тикшерү һәм бәяләү беренче октябрьдән башланачак. Йомгаклау ноябрь аенда булыр дип көтелә”, - диде кафедра хезмәткәре.
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр. Оештыручылар: Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге.
Номинацияләр: поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Әлеге номинация буенча катнашучы әсәрләр 4-14 яшьлек укучылар аудиториясен күздә тотарга тиеш. “Хезмәт төбе – хәзинә” (Татарстанда 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителү уңаеннан эшче һөнәрләр чагылыш тапкан әсәрләр).
Бәйгенең беренче этабына әдәби әсәрләр idelem.akcharlagi@gmail.com электрон адресы буенча 2019 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Кыска күләмле әсәрләрнең (шигырь, нәсер, парча һ.б.) саны өчтән дә ким булмавы шарт.
Бәйгедә катнашучыларның әсәрләре жюри тарафыннан бәяләнәчәк. Барлык номинацияләрдә дә беренче, икенче, өченче урыннар һәм Гран-прига лаек булучылар билгеләнә. Болардан тыш махсус һәм кызыксындыру бүләкләре дә каралган.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
1

Бәхет тәме
0
Азалия Зиннәт
№ 406 43 тавыш
2

Йөрәгеңдә бер урын бир
0
Розалия Каюмова
№ 402 2 тавыш
3

Мин яратам әле сине һаман
0
Алмаз Юнысов
№ 409 1 тавыш
4

Бер күрүгә
0
Эльвира Фазлиева
№ 400 1 тавыш
5

Үкенмим үткәннәргә
0
Алия Карачурина
№ 404 0 тавыш
6

Синең өчен сөюләрем
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 405 0 тавыш
7

Өзелде аралар
0
Гүзәл Уразова
№ 403 0 тавыш
8

Оныттың микән...
0
Раяз Фәсыйхов
№ 407 0 тавыш
9

Кояшым син
0
Ләйлә һәм Рөстәм Галиевлар
№ 401 0 тавыш
10

Җанкаем
0
АЙЛИН
№ 408 0 тавыш
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз