Икмәккә бәя арткан очракта Татарстанда социаль ипи сатачаклар
10 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Ашлык бәясе арту сәбәпле, Татарстанда социаль ипи пешереп сатуга субсидияләр бүленергә мөмкин. Бу хакта бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов әйтте.
Социаль ипи – икмәк эшләнмәләренең бер яки берничә төре, аңа дәүләт фиксацияләнгән бәя куя яки дәүләт бюджетыннан дотация бүленә. Бу төр ипи составы ягыннан башка ипиләрдән аерыла. Әйтик, андагы май һәм шикәр күләме кимрәк була.
Марат Әхмәтов, ипигә бәягә арткан очракта, социаль ипи пешереп сату турында да әйтеп узды. “Әлегә кирәге чыкмаса да, бу төр механизм кулланылырга мөмкин. Узган ел белән чагыштырганда, быел икмәккә бәя ике тапкырга артыграк”, - диде Марат Әхмәтов.
Министр быел ашлык бәясенең сизелерлек дәрәҗәдә артуын әйтте. Шуннан чыгып, ипигә бәянең артырга мөмкинлеген фаразлады. “Икмәкнең сатып алу бәясе арту товар җитештерүчеләр өчен файдага. Әмма ул шул ук вакытта җитештерелгән әзер продукция бәясе сикерүгә дә китерергә мөмкин”, - диде ул.
Марат Әхмәтов шул ук вакытта бу продуктны куллануда үзгәрешләр булуын әйтте. "Дөрес, без хәзер елдан-ел ипине азрак ашыйбыз. Бер кеше башына тәүлеклек норма нибары 260 грамм туры килә. Әмма икмәк ул – сәясәт. Шуны онытырга ярамый”, - диде министр.
Министр былтыр ашлыкның үзкыйммәтеннән дә арзанракка сатылуын искә төшерде. Мәсәлән, товар җитештерүчеләр узган ел өченче класслы бодайны нибары 6-7 сумга саткан.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)