Икмәк чыгышы буенча алдынгы һәм артта баручы районнар билгеле – исемлек
18 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда бер гектар мәйданнан чыккан уңыш күләме буенча лидер һәм аутсайдер районнар билгеле. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.
“Республика басуларыннан уртача 26 центнер уңыш чыкса, 10 район 30 центнердан күбрәк уңыш җыеп алды. Иң алдынгы урында Зәй районы (37,1 ц/га), икенчедә - Әтнә (33,2 ц/га), өченчедә - Актаныш. Һәм бүгенге көнгә иң күп тулаем җыем Актанышта - 151 мең тонна. Бу – район тарихында беренче тапкыр шундый зур уңыш. Сарман, Аксубай районнарында да уңыш күләме югары”, - диде урынбасар.
Илдус Габдрахманов республикада эшләүче эре инвесторлар турында да сөйләп үтте.
“Сервис-агро” да уңыш чыгышы - 37 центнердан артык, “Агросила”да - 33,1, “Кызыл Шәрык” җәмгыяте дә 30ның өске ягында”, - диде ул.
Авыл хуҗалыгы министры урынбасары сүзләренчә, республиканың потенциалы җитәрлек. Тик шул ук вакытта уңыш күләме аз чыккан районнар да бар.
“Әгерҗе районында бер гектар мәйданнан 16, 2 центнер бөртеклеләр суктырылды. Чагыштырып карасак, Зәйдә – 37 центнер. Бу ике районны картадан карасаң, аралары да якын шикелле. Әмма Әгерҗедә туфрак та икенчерәк, һава шартлары да кырысрак булды. Бөгелмәдә - 19 ц/га, Алабугада – 20 ц/га, Әлмәттә - 20,8 ц/га. Бу районнар республика потенциалын кирәк кадәр күләмдә ачып бетерергә мөмкинлек бирми”, - диде Илдус Габдрахманов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)