Иң театраль татар скульпторын соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар
14 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Беренче татар хатын-кыз скульпторы Рада Нигъмәтуллинаны бүген соңгы юлга Камал театрыннан озаттылар. Күренекле скульпторны озату мәрәсименә татар зыялылары килгән иде. Хушлашырга һәм кызларының кайгысын уртаклашырга килүчеләр арасында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов бар иде.
“Мин республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән иҗат әһелләренең һәм мәрхүмәнең туганнарының тирән кайгысын уртаклашам”, - диде ул. Минтимер Шәймиевның Рада Нигъмәтуллинаны аеруча якын итүен искәртеп узды.
“Рада Нигъмәтуллина беренче татар хатын-кыз скульпторы иде. Аның кебек шәхесләрне исән чагында сакларга кирәк. Мин аның кызлары белән сөйләштем. Ул бөтенесен кичергән – рәнҗетүләрне дә, үпкәләрне дә, аңламауларны да... Бәлки киләчәктә аның эре скульптура әсәре Казаныбызда да урнаштырылыр. Без алга таба да бу турында сүз булачак”, - дип төгәлләде ул чыгышын.
Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов үз чыгышында Рада Нигъмәтуллинаның һәрчак үз фикере булуын һәм аның үз дигәнендә нык торуын искә алды. “Без ул башлаган эшне азагына җиткерәчәкбез. Минем моңа иманым камил. Әлбәттә, аныңча итеп эшли белергә әле өйрәнәсе бар. Аның эшләре тарихта калачак”, - диде ул.
Россия Рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Илнур Сираҗиев скульпторның эшендә миллилекне аерып әйтте. “Иске гвардия китеп бара – бу бик кызганыч. Без сезнең эшне дәвам итәрбез”, - диде Татарстан рәссамнарының лидеры. Ул ял көннәре булу сәбәпле Мәскәүдән кайгы телеграммасы килеп җитә алмавына борчылу белдерде.
Татарстанның, Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров Рада Нигъмәтуллинаның Камал театрыннан озату сәбәбен әйтте: “Камал театры турында Рада Нигъмәтуллина кадәр эшләгән рәссам юк! Исән чагында театр аны бик күтәрде. Аның эшләрен Казанның теләсә кайсы мәйданына куярлык иде”, - диде. “Әниегезне тәрбияләдегез – рәхмәт сезгә!” – диде ул мәрхүмәнең кызлары Марина белән Изабеллага.
Изабелла Рогожина килүчеләргә рәхмәт әйтте. “Мин еламыйм. Әни безне бербөтен итеп туплый алды. Ел ярым элек әтиебез вафаты алдыннан шушы сүзләрне әйткән иде – без бербөтен. Без мәхәббәттә тәрбияләндек, аларның яратышып яшәвен күрдек. Алар бергә иҗат итте, безне тәрбияләде. Әни янында яшәүне дөрес дип таптык. Бу безнең бәхетебез иде”, - диде Изабелла Рогожина.
Мәрхүмәне Яңа татар бистәсе зиратына җирләделәр.
Рада Нигъмәтуллина 1931 елның 14 апрелендә Казанда туган. Казан сәнгать училищесын һәм Ленинградтагы сәнгать Академиясен тәмамлаган. Татарстанның халык рәссамы. СССР рәссамнар берлеге әгъзасы. 2007 елда аңа "Тукайны яратып" сериясендәге хезмәтләре өчен (кызлары Марина һәм Изабелла Рогожиналар белән бергә) Тукай премиясе бирелә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)