Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

И.Гыйльметдинов телләрне укыту мәсьәләсендә борчылган һәркемгә тынычланырга киңәш итте

Туган телләрне укыту мәсьәләсендә ата-аналарга да, сәясәтчеләргә дә, җәмәгать эшлекләренә дә тынычланырга кирәк. Туган телләрне өйрәтү тулы күләмдә гамәлгә ашырылсын өчен, тыныч кына алга хәрәкәт итү зарур. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

Ул Федерация Советының туган телләрне укыту буенча закон проектын хуплаганын искәртеп, аның Президентка юлланганын, якын арада имзаланырга тиешлеген әйтте. “Тулаем алганда, без эшче төркем кысаларында, шул карарга ирештек”, - диде депутат һәм моны оптималь карар дип бәяләде. “Без, бер яктан, предмет буларак туган телне ата-аналарга сайлау хокукын бирү буенча Президент йөкләмәсен тәэмин иттек. Икенче яктан, уку процессының мәҗбүри өлешендә туган тел предметы калачак. Бу закон проектының ике өлешен тәэмин иттек”, - дип белдерде Илдар Гыйльметдинов. “Бу хакта күп сөйләдек, кемдер аңлады, кемдер аңларга теләмәде”, - дип ул ата-аналарга да, сәясәтчеләргә дә, җәмәгать эшлекләренә дә тынычланырга киңәш итте. “Туган телләрне өйрәтү тулы күләмдә гамәлгә ашырылсын өчен, тыныч кына алга хәрәкәт итәргә кирәк”, - ди депутат.

Илдар Гыйльметдинов дәүләт теле буларак предмет буенча уку программалары эшләнәчәген искәртте. “Законнан тыш, туган телләрне укыту концепциясе булдырылды”, - дип ул үзенең концепцияне эшләү буенча эшче төркемдә катнашу теләге белән чыкканын әйтте.

Депутат туган телләргә ярдәм итү буенча федераль фондның документ положениесе әзерләнүен билгеләп узды. “Президент өчен барлык документлар әзерләнәчәк. Көзен шушы фонд формалашыр дип өметләнәбез. Финанс министрлыгы, башка стуктуралар фондның финанс ягын караячак”, - диде.

Илдар Гыйльметдинов 2017-2018 уку елларында закон нигезендә 69 процент ата-аналарның туган тел итеп татар телен, 29 процент ата-ананың рус телен сайлаганын шәрехләде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"