Хельсинки тамашачысы "Мулла" фильмын югары бәяләгән
18 февраля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанда төшерелгән "Мулла" фильмын Россия киносы көннәрендә Хельсинки тамашачысында зур кызыксыну тудырган. Тамашачы фильмны татар тормышын күрсәткән милли әсәр дип бәяләгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.
"Мулла» фильмы инглиз субтитрлары белән Хельсинкида Россия киносы көннәрендә күрсәтелде. Кинокартинаны тамашачыга аның продюсеры, «Татаркино» оешмасы директоры, Казан кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте.
"Безнең фильмга 300ләп тамашачы килде. Алар арасында кырыклап татар кешесе, бер өлеше руслар булса, күбесе биредә яшәүче халыклар иде. Финляндиядә ислам темасы актуаль. "Мулла" фильмы шул яктан кызыксыну тудырган. Соңыннан очрашу сәгать ярымга сузылды. Бик күп сораулар бирделәр", - ди Миләүшә Айтуганова.
Россия киносы көннәре программасы кысаларында Россиянең "Собибор" фильмы, күп кинофестивальләрдә уңыш казанган "Царь-птица" саха фильмы да күрсәтелгән. Әмма "Мулла" фильмы аларга караганда өч-дүрт тапкыр күбрәк тамашачы җыйган.
"Мулла" фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча төшерелде. Режиссерлар - Рамил Фазлыев, Әмир Галиәскаров. Продюсерлар - Миләүшә Айтуганова, Марат Әхмәтшин. Фильм Әтнәдә төшерелде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)