Карга боткасыннан авыз итәр өчен Барнаулга бар
Барнаулда татарлар һәм башкортлар карга боткасына әзерләнә Биредә яз каршылауны 2015 елдан башлап билгеләп үтәләр. Алтай краенда яшәүче татарлар һәм башкортлар март аенда карга боткасы уздырачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Яшь йөрәкләр" клубы җитәкчесе, Барнаул каласында татар-башкорт милли хәрәкәте әгъзасы Артем Зиннәтуллин хәбәр итте.
"Мартта без язны каршы алу хөрмәтенә карга боткасы бәйрәме үткәрәчәкбез. Беренче тапкыр мондый чара 2015 елда оештырылды. Аңа кадәр карга боткасы хакында күпләр белү генә түгел, ишеткәне дә юк иде", - ди Артем Зиннәтуллин. Аның сүзләренчә, башка милләт вәкилләре татарларны Нәүрүзне уздыруга ел саен җәлеп итә. "Минемчә, Нәүрүз бөтенләй үк татарлар бәйрәме түгел. Аны без билгеләп үтәбез, әмма безнең якта ул традициягә кермәгән. Аны күбрәк казахлар, таҗиклар уздыра", - диде милли хәрәкәт вәкиле.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
