Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Үги ана каргышы

Үги ана каргышы Әнием: “Балаңны каргарга, аңа начар сүз әйтергә ярамый, кабул була икән, хәтта бик ачуың килгәндә дә “тәүфыйгың арткыры!”дан артыгын ычкындырмаска кирәк”, — дип әйтә иде. “Сак белән Сок” бәетен мисалга китерә иде. Ә мин әлеге язмамда үги ана рәнҗеше дә төшми микән дигән фикерне җиткерергә телим. Вахидә (исемнәрне үзгәрттем) ил коточкыч ачлык кичереп, берничә ел узгач, 1924 елда туа. Абыйсы Мөхәммәтнур, әле сабый чагында, егерме беренче елда үлеп китә. Кыз 5 энесенә, бер сеңлесенә өлкән апа булып үсә. Җаваплылык хисе тойганлыктан, кырысрак холыклы, бар җирдә тәртип урнаштырырга яратучы апаларының әйткән сүзе энеләре, сеңлесе өчен закон кебек яңгырый. Буй җитеп, күрше авыл егетенә кияүгә чыккач та, Вәхидә ишле, бик мохтаҗлыкта яшәүче гаиләгә килеп эләгә. Кечерәк кенә иске йортта каената, каенана, аларның балалары, өлкән уллары, аның инвалид хатыны һәм ире белән Вахидә яши... Өлкән килен, торып йөри алмаса да, ел саен бала таба. Ә бит аларны тәрбияләргә кирәк! Шуның өстенә йортта никадәр эш! Чишмәдән су ташыйсы, ашарга әзерлисе, ишле гаилә керен юасы, буялмаган идәнне селтеле су белән мунчалалап ышкып чистартасы, тагын әллә ниләр... Боларның барысы да Вәхидә өстендә. Эшләп үскән яшь килен тырыша, әле колхозда да эшли.

Беркөнне кызының хәлен белергә дип килгән әтисе газиз баласының юньләп ашамаган да килеш ат урынына эшләвен күреп, бик әрни. “Кызым, бу гаиләдә һөнәр арттыра алмассың, әйдә кайтабыз”, — ди. Һәм зур хата эшли. Соңыннан үзе дә бик үкенә, тик инде соң була. Вахидә әтисенең сүзен тыңлап, улы Фәритне алып, туган йортына кайтып китә. Гаилә таркала.

Ата йортында да тормыш җай гына, уңай гына бармый. Күпмедер вакыттан бер дә юктан Фәрит авырып, үлеп китә. “Ярар, тагын кияүгә чыгармын әле, бала да табармын”, — дип юата Вахидә үзен. “Улы бик чибәр иде, күзләр генә тиде ахрысы”, — диләр тирә-күршеләр, чем кара чәчле, куе зәңгәр күзле баланы кызганып.

Егерме беренче елгы ачлыктан соң бик хәлсезләнгән ил өчен авыр көннәр. Авыл халкын һаман урман кисәргә, төрле эшләргә җибәрәләр. Гаиләсе, балалары булганнарга бу эшләр еш эләкми, ә Вахидә исемлекнең башында — иреннән аерылган хатын, баласы юк. Бармаса, җавапка тарталар. “Хөкүмәт эшенә Вахидә кадәр йөргән кеше булмагандыр”, — дип сөйлиләр соңыннан авылдашлары. Авыл кешеләре аңа 16-17 яшьлек кызларын ышанып тапшыралар, ә ул ят җирләрдә өлкәнрәк апа буларак, барысын да үз канаты астына җыя. Салкын, юеш бараклар, ачлы-туклы тормыш... Вахидә авырлыкларга түзеп, әти-әнисе янына кайтып егыла. Аякка баскач, авыл мәктәбенә җыештыручы булып урнаша.

Шулай төп йортта яшәп тә калган булыр иде, бәлки, әмма бервакыт аны күрше авылдагы иргә кияүгә димлиләр. Аның ялгыз кеше түгел, ә өч балалы тол икәнен белгәч, Вахидә озак уйлый. Их, теге чакта әтисен тыңлап, үз иреннән кайтмасамы?! Үз куышы булыр, бәлки сабые да исән калыр иде... Әтисе белән әнисе: “Үзең хәл ит”, — диюдән узмыйлар. Тегеләй дә, болай да уйлап караганнан соң, Вахидә кияүгә чыгарга ризалаша.


Ир дигәнең әле бер кулсыз инвалид та икән... Әти-әнисе, дин әһелләре буларак кулга алынгач, үсмер малай Ленинград каласына качып котылган. Көче җитмәсә дә, тамак туйдыру өчен заводка урнашкан. Шунда станокка эләгеп, сул кулы чәрдәкләнгән. Кулын төптән кисеп кенә гомерен саклап калганнар. Берничә елдан туган ягына әйләнеп кайткан. Укытучы кызга өйләнеп өч баласы туган. Тик бәхетең бер булмаса... Ярый әле уңган Вахидә туры килә үзенә, башкаларга карата усал булса да, гаиләсенең кадерен белә ул. Вахидә балалар — мәктәптә укучы Сүрия, 7 яшьлек Риза, 3 яшьлек Марат ач-ялангач булмасын өчен хәленнән килгәннең барысын да эшли. Кайсы суган салынган аш, кайсы кәбестә ашамаганлыктан, алар өчен берьюлы берничә төрле аш әзерли. Малайлар да бер-бер артлы мәктәпкә кереп, яхшы билгеләргә генә укып сөендерәләр.

Элек тә хатыны ышыгында гына көн күргән ир, хәзер дә “арба ватылса — утын, сыер үлсә — ит” дип яши бирә. Җитмәсә, затлы муллалар нәселеннән булса да, эчәргә дә ярата. Торган саен күбрәк сала, балаларга укырга дигән акчага аракы алып эчүдән дә тарсынмый. Ләкин һәр нәрсәнең чиге була, чиратта кәефләнүләренең берсендә үлеп тә китә... Вахидәгә ятимнәр өчен инде әни дә, әти дә булырга туры килә. Ул балаларга бер дә үгиләр итеп карамый, аларны аналарча ярата, һич кыерсытмый, саклый, яклый. Балалар да аны якын күрәләр, “әни” дип кенә торалар. Мәктәптән соң укытучылыкка белем алган Сүрия офицер егеткә кияүгә чыга. Риза инженер һөнәрен сайлый, техникумга керә. Әнисе янында Марат кына кала. Күрше авылдагы урта мәктәпкә киткәч тә, ялларга ашкынып кайта ул: “Әни, сине шулкадәр сагынам, өйдә бик рәхәт”, — дип, әнисенең күңелен күтәрә.

Риза, диплом алып, җитәкче булып эшли башлагач, әнисе белән таныштырырга дип, сөйгән кызын алып кайта. “Хисләрегез саф булса, озакка сузмагыз, юкса арагызга дошман керер”, — дип яшьләргә хәер-фатыйхасын бирә Вахидә. Марат та армиядән кайтып эшкә керә, өйләнә. Хатын кызы, уллары өчен сөенеп бетә алмый. Үзем генә калдым инде дип, ямансулап озак яшәргә язмый аңа: янә кияүгә сорап киләләр. Бу юлы кечерәк шәһәр читендә үз йорты белән яшәүче абзый икән. Вахидә башта кирәкмәс, инде яшь тә бара дип уйласа да, аннан туганнарының: “Ризалаш, үзеңә генә авыр бит, бер-берегезгә иптәш булырсыз”, — дигән киңәшләрен тотып, авылдан шәһәргә күченә.

Яхшы гына яшиләр алар. Хуҗалыкны бергә алып баралар, сыер, тавыклар асрыйлар. Егерме ел тату гына гомер иткәннән соң, абзый үлеп китә. Балалары Вахидә апаларының йортта яшәп калуына каршы килмиләр. Тик, шулай кирәк санагандыр, әнисен үзе янына Марат алып кайта. Бәлки кечкенәдән тәрбияләп үстергәне өчен анасына яхшылык белән җавап бирәсе килгәндер. Тик иренең бу адымы хатынына ошап бетми. “Үз әнисе булса бер хәл”, — дип уйлый ул һәм Вахидәдән котылу өчен аны бер бабайга димли. Инде шактый өлкән яшьтәге, хәтере дә начарланган хатын тагын яшәү урынын алыштыра. Ләкин бабайга мондый әби кирәкмәс була: “Әниегезне килеп алыгыз, аның үзен карарга кирәк”, — ди ул. Нишләсен, Маратка әнисен кире барып алырга туры килә.

Бервакыт Вахидә бертуган сеңлесендә кунак булганда, сеңлесенең ире дөнья куя. Шуннан апа кеше сеңлесендә яшәп кала. Апа белән сеңелнең сүзләре килешә. Бу хәлгә иң сөенгәне Маратның хатыны булгандыр, каенанасы сеңлесенә күчеп киткәч тә, ул әле ике ай аның пенсиясен алып тора. Вахидә сеңлесендә бик рәхәттә яши. Хуҗалыкта сыер, бозау, сарыклар, кош-корт, бакчада барысы да үсә. Ике әби кунак сыенда торалар. Әлбәттә, сеңлесенә хәтерен югалткан апасын каравы җиңел булмый. Урамга чыкса, тышта ут яндырып калдыра, мунчадан алдан кайтып, йортны эчтән бикләп керә, су салырга онытып, самавыр куеп җибәрә... Сеңлесе бу хәлләргә 7 ел түзә һәм бер иртәдә инсульт сугып, урынга егыла. Аны күрше районда яшәгән кызы үзләренә алып китә.

Инде Вахидәгә нишләргә? Олы килен — Ризаның хатыны: “Туганыгызны картлар йортына илтеп урнаштырыгыз”, — дип киңәш итә. Тик Вахидәнең сеңлесенең балалары: “Әбине без 7 ел тәрбияләдек, инде үзегезгә алыгыз”, — диләр. Шуннан тагын Марат килеп, әнисен үз йортына алып кайта. Ят урында олы кешегә авыр була, ул үзенең кайда икәнлеген дә белми. Марат аның өчен ишегалдына кечкенә генә йорт салып куя. Берүзе калган Вахидә авыруга сабыша. Кайсы көннәрдә аңа ашарга бирергә дә оныталар, ник дигәндә, Марат әтисе кебек эчүгә сабыша. Иренең бу яман гадәтенә хатыны да каршы килми. Вахидә өчен яман көннәр башлана, ул ябыга, хәлсезләнә. Ахыр чиктә, бер ел дигәндә, Ходай аны җир куенына ала. Карчык кибәк кебек җиңеләеп калган була.

Вахидә теге дөньяга ялгызы гына китми. Бер уйламаганда, Ризаның илле яшьләрдәге хатыны мәңгелеккә күченә. Өч яшеннән үз баласыдай күреп тәрбияләгән әнисен соңгы көннәрендә тиешенчә карамаган Марат та рәхәт күрми, 40 яше узгач, телевизор карап утырган җиреннән, сулышы бетеп, кисәк үлеп китә. Аның хатыны ирсез озак тилмерми, төрмәдән кайткан затны йортка кертә. Шул кеше, каты гына исергәч, хатынга әллә ничә тапкыр пычак белән чәнчи... Әлеге яшьли үлемнәр турында сөйләшкәндә: “Үги ана каргышы төшкәндер боларга”, — дип нәтиҗә ясыйлар авылдашлары. Бәлки шулайдыр да, кем белә бит...

Гөлчәчәк(адресым редакция өчен генә).
Татарстан яшьләре
MATBUGAT
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
1
Нуршат Батаршин
Зәңгәр алан.
0
Нуршат Батаршин
№ 514 14 тавыш
2
Муса Камалов Гүзәл Җиһаншина
Бәхетем тик синдә генә
0
Муса Камалов Гүзәл Җиһаншина
№ 516 14 тавыш
3
Фирдүс Тямаев
Ялгыз торна
0
Фирдүс Тямаев
№ 519 0 тавыш
4
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 518 0 тавыш
5
Анастасия Макарова
һаман яратам...
0
Анастасия Макарова
№ 515 0 тавыш
6
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 510 0 тавыш
7
АкБулат
Китмә
0
АкБулат
№ 512 0 тавыш
8
Вил Усманов
Китәм инде
0
Вил Усманов
№ 517 0 тавыш
9
Марат Фәйрушин
Әнкәй,мине таңда уят әле
0
Марат Фәйрушин
№ 511 0 тавыш
10
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
Алмагач бураны
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 513 0 тавыш

Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз

Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз

Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"