Гамәл стратегиясе
5 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Җайлашучанлыктан һәм битарафлыктан, „агым уңаена йөзүче“ сүлпәнлектән арынырга вакыт.
Гамәл стратегиясе
Татарның узган атнада кабул ителгән үсеш стратегиясе буенча фикер алышу бу көннәрдә тагын да активлашып китте. Фикерләр төрле. Стратегиядә әйтелгәнчә, иң мөһиме битарафлык юк.
Мондый документ кирәк иде. Киләчәген өметле күрергә теләгән халыкта ул булырга тиеш. Җәмәгатьчелек шундый фикердә иде. Бу мәсьәләне Президент контрольдә тотты. Һәм менә ике ел дигәндә татарның стратегиясе дөнья күрде.
Искәндәр ГЫЙЛӘҖЕВ, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры:
- Стратегия ул бик әһәмиятле нәрсә. Булмауга караганда булуы яхшырак. Безгә хәзер конкрет эш программасы кирәк. Һәрбер юнәлеш буенча, бигрәк тә мәгариф белем бирү, тел буенча конкрет адымнар билгеләп, гамәл стратегиясендә максатлар билгеләнә. Тарихи-мәдәни мирас белән кызыксынуны көчәйтү, һәрбер татарның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә үз өлешен кертүе, халыкны берләштерү.
"Җайлашучылыктан һәм битарафлыктан, “агым уңаена йөзүче” сүлпәнлектән арынырга вакыт. Үз халкыңның тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын өстән-өстән генә күзаллау, туган телне белүнең әһәмиятен бәяләп бетермәү кебек үк, котылгысыз рәвештә милли тамырларны югалтуга алып бара".
Стратегия - өндәмә буларак язылгын. Ә төгәллекләр - «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасында урын алган.
Разил ВӘЛИЕВ, Татарстанның халык шагыйре, җәмәгать эшлеклесе:
- Стратегиянең үзенә караганда аны гамәлгә ашыру чаралары турында документ бар. Аларның икесе бергә булуы бик тә хуп.
Татар җәмәгатьчелеге стратегиясе турында ниләр уйлый. Бу хактагы репортажны шимбә адымнар программасында карагыз.
tnv.ru
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)