“Гаилә” мәчетендә татар теле дәресләре укытыла
11 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның “Гаилә” мәчетендә татар теле дәресләре узган ел укытыла башлады. Ана телен өйрәнергә күбрәк ир-атлар теләк белдергән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Гаилә” мәчетенең матбугат хезмәткәре Илмир Хәбибуллин хәбәр итте.
"Татар теле дәресләрен узган елда башлап җибәрдек, - ди Илмир Хәбибуллин. - Әлегә атнага бер тапкыр, чәр чәршәмбе кичке 17:00 сәгатьтә уздырыла. Әлеге бер генә төркем тупланды. Киләчәктә татар телен өйрәнүчеләр күбәер, дип уйлыйбыз. Татар теле дәресләрен Булат Мәрданов алып бара. 2 февральдән Диния нәзарәте билгеләгән программа буенча атнага 3 тапкыр уздыра башларга ниятлибез. Тел өйрәнергә теләүчеләрнең күбесе урта яшьтә. Шунысы игътибарга лаек: ана телен күбрәк ирләр өйрәнергә тели. Араларында бөтенләй татар телен белмәүчеләр дә бар".
Исегезгә төшереп узабыз: 2 февральдән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызның ун мәчетендә “Без – татарлар” дип исемләнгән курслар башлый. Курслар татар телен өйрәнү максатыннан оештырыла. Дәресләр Казанның биш мәчетендә – “Кабан арты”, “Гаилә”, “Тынычлык”, “Әниләр”, “Ярдәм”дә, шулай ук 5 район мәчетендә – Әлмәт, Яшел үзән, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга шәһәрләрендә оештырыла. Курслар атнасына өч көн – дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә кичке җидедән тугызга кадәр ике дәрес итеп укытылачак: татар теле, татар тарихы һәм ислам дине нигезләре. Дәресләрне татар филологиясе буенча дипломга ия булган белгечләр алып бара, ислам дине нигезләрен мәчет хезмәткәрләре үткәрә.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)