Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» проекты старт алды
14 февраля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай якташы» дип исемләнгән яңа проект башланып киткән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.
«Безнең максат: Татарстан районнарында Габдулла Тукай эзләрен барлау, аның исеме белән бәйле урыннарны, шәхесләрне билгеләү. Беренче очрашу шагыйрьнең якташлары — арчалылар белән булды. Чарада Арча районы хакимияте башлыгы Илшат Нуриев һәм республиканың яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыков катнашты», — диде ул.
Очрашуга Арча районында туган һәм хәзерге вакытта Казан уку йортларында белем алучы студентлар да килгән. Алар кунакларга кызыксындырган сорауларын биреп, тәкъдимнәрен җиткергән.
«Әңгәмә әдәбият, мәдәният, авыл хуҗалыгы, яшьләр өчен дәүләт программалары, грантлар турында барды. Очрашуның иң мавыктыргыч өлеше Габдулла Тукай әдәби музееның яңа экспозициясе белән танышу булды. Очрашу ахырында Арча яшьләре балтачлыларны Тукай эзләрен барларга, Тукай әдәби музеена килергә чакырды», — ди Гүзәл Төхвәтова.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)