Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Фәрит Мөхәммәтшин: Ветераннарыбыз олы булсалар да, аларның көчләре һәм рухлары нык

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ветераннар өлкән яшьтә булуларына карамастан, рухи көчләре нык. Бу хакта ул Казанның Горький исемендәге Мәдәният һәм ял паркындагы Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң сөйләде.

«Без „Бердәм Россия“ партиясе белән 16 проект оештырдык: ветераннарга матди ярдәм күрсәттек, дарулар, азык-төлек җыелмалары тараттык. Шушы очрашулардан чыгып, мондый фикергә килдем: ветераннарыбызның рухлары нык. Сугышта җиңдек, коронавирусны да җиңәбез, борчылмагыз дип, мине юаталар», — диде Дәүләт Советы Рәисе.

Парк янында парламент башлыгын «Җиңү көне» җыры белән «ГАЗ-21» авторетроклубы» республика иҗтимагый оешмасы әгъзалары каршы алды. Алар бергәләп Билгесез солдат һәйкәле янына үтте һәм чәчәкләр салдылар.

.Балалар, оныклар, яшь буын үсеп килә, аларга истәлек булып калсын дип тә эшлибез, күрсәтәбез. Хәзер без республика җитәкчелеге белән бергә Җиңү Паркында һәйкәл ачтык, үзебезнең һәм ветераннар исеменнән чәчәкләр салдык. Сүз уңаеннан, бу көннәрдә ветераннарыбызны телефон аша тәбрикләдек, кайберәүләрнең өйләренә бардык. Өйдән чыга алмаучылар да аз түгел», — дип искәртте Мөхәммәтшин.

Аның фикеренчә, ветераннар белән аралашканнан соң, канәгать булып каласың, яңа караш барлыкка килә. «Никадәр авыр, сугыш афәтләрен кичеп, хезмәт итеп, ач-ялангачлык аша үткән кешеләрнең рухи көчләре сакланып килә, алардан үрнәк алырга кирәк икән дип уйлыйм», — ди ул.

«Ветераннарыбыз алдында бераз уңайсыз. Берсүзсез, Җиңү көне — зур бәйрәм, ләкин быел аның үз форматы бар. Онлайн гына, халык белән якыннан аралашмыйча уздырабыз. Шулай да, илебез Президенты, республика җитәкчелеге, авыл һәм шәһәр халкы искә алып, чәчәкләр салып, һәрберсе үз өлешен кертергә тырыша», — дип билгеләп узды ул.

Фәрит Мөхәммәтшин барлыгы 1114 ветеран барлыгын әйтте. «Аларга озын гомер, сәламәтлек телим. Чит илләрдә Кызыл Армиянең өлешен киметергә телиләр, „без үзебез дә җиңәр идек“ диләр. Сугышта 27 миллион халкыбызны калдырдык бит! Шушы дөреслекне яшь буынга җиткерү өчен, мөмкинлек туганда алар белән очрашырга, телевидениегә фикерләрне әйтергә чакырам», — диде ул.

Дәүләт Советы Рәисе фашизмга каршы көрәштә гомерләрен биргән кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алды. Соңыннан ул Бөек Ватан сугышы ветераннары белән аралашты һәм аларга сугыш чорының барлык авырлыкларын кичеп, Җиңүгә ирешүләре өчен рәхмәт белдерде.
Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"