Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Россия парламентаризмы көне белән котлады
27 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Россия парламентаризмы көне белән котлады.
«Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне истәлекле дата – 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. 114 ел элек нәкъ менә шушы көнне I чакырылыш Россия Империясе Дәүләт Думасы үз эшен башлап җибәрә. Җәмгыятьтәге төрле катлауларның мәнфәгатьләрен исәпкә алуга, сәяси вәкиллеккә, партияләр үсешенә таба беренче адым шул вакытта ясала.
Бүгенге көндә парламентаризм ул, кагыйдә буларак, — дәүләт һәм җәмгыять хезмәттәшлегенең хакимиятләр бүленүенең төп принцибына һәм хакимиятнең иң югары вәкиллекле (закон чыгару) органының әйдәүче ролен тануга нигезләнгән конституциячел беркетелгән системасы. Белүегезчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин илебезнең ике палаталы парламентына — Федераль Собраниегә үзенең еллык юлламасында илнең Төп законын үзгәртү һәм тулыландыру буенча берничә җитди тәкъдим кертте. Шулар арасында Россия дәүләтенең сәяси системасында Федерация Советының һәм Дәүләт Думасының ролен һәм җаваплылыгын сизелерлек арттыра торганнары да бар. Эшче төркем кысаларында эксперт җәмәгатьчелеге, иҗтимагый һәм сәяси оешмалар вәкилләре бу яңалыклар җәмгыятьнең алга таба да демократияләшүендә уңай чагылыш табар дигән уртак фикергә килделәр. Бөтен ил халкы кебек, татарстанлылар да, граждан активлыгын күрсәтеп, тавыш бирү участокларына килерләр һәм тәкъдим ителгән конституция реформасына карата үз фикерен әйтерләр дип ышанам.
Быел безнең Ватаныбызда юбилейлар елы. Әһәмиятле тарихи вакыйгалар арасында Бөек җиңүгә 75 ел, Татарстан АССР төзелүгә 100 ел, Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителүгә 30 ел… 30 мартта без республиканың иң югары закон чыгару һәм вәкиллекле органының — Дәүләт Советының 25 еллыгын билгеләп үттек. Нинди генә сынаулар аша үтсә дә, чирек гасыр буена парламентыбыз җитди юл узды. Бүгенге көндә Татарстанда ныклы закон чыгару базасы төзелде, икътисадны, социаль-мәдәни өлкәне, җирле үзидарәне тотрыклы үстерү өчен нигез салынды. Һәрьяклап исәпләнгән хокукый актлар кабул итүнең ышанычлы нигезе булып һәрвакыт традицияләрне ихтирам итү, мөһим проблемаларны тирән анализлау, сайлаучылар белән даими элемтәдә тору булды һәм хәзер дә кала. Ышанам ки, тупланган тәҗрибә һәм югары осталык республиканың депутат корпусына Татарстан һәм бөтен күпмилләтле Ватаныбыз халкы хакына алга таба да үзенең норма чыгару комплекслы эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкинлек бирер.
Сезне чын күңелдән Россия парламентаризмы көне белән котлыйм. Исәнлек-саулык, барлык эшләрегездә дә уңышлар телим. Бәхетле һәм имин булыгыз!», — диелгән Дәүләт Советы Рәисе котлавында.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)