Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстан мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итәчәк

27 октября 2017 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы мәктәпләрдә татар телен мәҗбүри укытуны таләп итәчәк. Бу хакта республика Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Татарстан Дәүләт Советы бишенче чакырылыш депутатларының 33 нче утырышыннан соң үткән матбугат конференциясендә белдерде.

«Барысы да без таләп иткәнчә чишеләчәк. Мин ышанам. Башка юл юк», – диде ул, журналистларның сорауларына җавап биреп. Аның сүзләренчә, укытуның күләме һәм методикасы гына үзгәрергә мөмкин. «Без бер карарга килербез дип ышанам. Борчылмагыз!» – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Илебезнең төп теле булган рус теле белән беррәтттән ана телен укытуны ничек тыярга була? – дип сорау бирде үз-үзенә Татарстан парламенты башлыгы.

«Җәмәгатьчелекнең борчылуы аңлашыла. Әмма мин безнең халыкка ышанып әйтә алам: Татарстанда барлык телләр дә тигез хокуклы», – дип ассызыклады ул.

Шул ук вакытта Дәүләт Советы спикеры искәртүенчә, татар теле статусы дәүләт теле буларак Татарстан Конституциясе белән ныгытыла. 2004 елда Россиянең Конституцион суды республика мәктәпләрендә дәүләт телләрен укытуны кертү хокукын раслады. Татарстанның кичке мәктәпләрендә республикада яшәүче халыкларның милли телләре укытыла.

Аның фикеренчә, сорау федераль дәүләт белем бирү стандартлары кертелгәннән соң барлыкка килгән. «Бу төрле категорияләр өчен укыту күләме һәм методикасы буенча туган кайбер каршылыклар», – дип аңлатты Татарстан парламент башлыгы.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта республика җитәкчелеге федераль хакимият органнары белән сөйләшүләр алып бара.

«Әлеге мәсьәләне сәясәтләштерергә, төрле милләт кешеләрен капма-каршы куярга кирәкми. Милләтара тынычлык һәм килешү белән без горурланабыз. Җәмгыятьне таркатырга безнең хокукыбыз юк», – дип ассызыклады ул, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың кайбер мәктәпләрендә татар телен укыту планын атнага ике сәгатькә калдыру турындагы сорауга да җавап бирде. «Бу директор карары булырга тиеш түгел, һәм мәктәпләрдәге программаны үзгәртергә мәҗбүр итү прокуратура вәкаләтенә керми», – дип белдерде ул, һәм моның Мәгариф һәм фән министрлыгы карары булырга тиешлеген әйтте.
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"