Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Фәрит Мөхәммәтшин: Татар театрында Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен

Легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясен яңа лауреатларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Премия лауреатлары Камал театрында «Санаулы кичләр» премьерасы алдыннан игълан ителде.

«2015 елда Президентыбыз Марсель Сәлимҗанов исемендәге премиянең гамәлгә куелуы турында указ чыгарган иде. Конституциябез көнен бәйрәм иткән көннәрдә өченче тапкыр премияне тапшырабыз. Марсель Сәлимҗанов гомере буе туган халкына, югары сәнгатькә хезмәт итте. Кызганыч, ул арабыздан иртә китте», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Марсель Сәлимҗанов татар театры сәнгатен Россиягә һәм чит илләргә танытты, татар театрын төрки дөньядагы иң яхшы театр дәрәҗәсенә ирештерде. Бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллин белән хезмәттәшлек итеп, татар театрының алтын баганасы булдылар. Куелган һәр спектакль мәдәни вакыйга булды», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин Камал театрының хәзер дә аларның эшен лаеклы дәвам итүен, тамашачы хәзер дә зал тутырып йөрүен әйтте. «Сез халкыбызга тарихыбызны да, әдәби мирасыбызны да, милли рухыбызны да җиткерүчеләр. Сез туган телебезне саклаучылар. Марсель Сәлимҗанов мәктәбе дәвам итсен!», - диде ул.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты, “Сөембикә” операсында төп партияне башкарган Гөлнора Гатинага, Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншага һәм “Сәхнә” журналының баш мөхәррире, язучы Зиннур Хөснияргә тапшырылды.

Фәнис Җиһанша премияне кабул итеп алганда театрда премиягә лаеклы артистлар күп булуын искәртте. Актер тамашачысын 4 декабрьдә «Хуҗа Насретдин» спектакленә чакырды, спектакльнең ул көнне соңгы тапкыр уйналасын хәбәр итте. «Бу – хушлашу спектакле була һәм мин «Хуҗа Насретдин»дагы уенымны Марсель Сәлимҗановның якты истәлегенә багышлыйм», - диде ул.

Марсель Сәлимҗанов исемендәге республика премиясе күренекле режиссер, Станиславский исемендәге РСФСР дәүләт премиясе һәм Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Марсель Сәлимҗановның исемен мәңгеләштерү максатыннан 2014 елда гамәлгә куелды. Премия ике елга бер мәртәбә өч кешегә бирелә.

Камал театры 2002 елдан бирле ел саен Марсель Сәлимҗановның туган көнендә премьера чыгара. Быелгы премьера - «Санаулы кичләр» спектакле. Режиссер – Айдар Җаббаров. Спектакльне ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Марсель Сәлимҗановның хатыны Гөлнар Сәлимҗанова һәм башкалар карады.

Марсель Сәлимҗановка исән булса, быел аңа 85 яшь тулган булыр иде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"