Фәрит Мөхәммәтшин: Татар эстрадасының дәрәҗәсе күтәрелде дип уйлыйм
16 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин соңгы елларда татар эстрадасының дәрәҗәсе күтәрелде, дигән фикердә. Бу хакта ул Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең юбилей концертында чыгыш ясаганда әйтте.
"Татар җыры бәйрәменә бердәм булып җыелышып килдек", - дип башлады сүзен ул, һәм Республика җитәкчелеге исеменнән бар кешене тантана белән котлады, барлык оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Ваһапов фестивале талантлы яшь җырчыларны таныта. Ул халкыбызны берләштерүгә, туган телебезне саклап калуда зур өлешен кертә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
"Рифат Фәттахов талантлы, затлы җырчыларны эзләп таба һәм зур сәхнәгә чыгарып, таныта белә торган продюсер. Яшәсен татар җыры, моңы һәм туган телебез", - дип тәмамлады чыгышын ул.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның мәдәни үсешенә керткән хезмәте өчен Рәшит Ваһапов фестивале фонды коллективына Татарстан Президенты һәм Дәүләт Советы рәисе исеменнән Рәхмәт хатларын тапшырды.
"Фестиваль кирәкле вакытта, кирәкле урында килеп чыкты. Без Россиянең 49 төбәгендә, дөньяның 11 илендә булганбыз. Быел катнашкан 157 яшь җырчы зур сәхнәгә чыгып, татар җырына хезмәт итәм дип әйтә икән, димәк, киләчәгебез бар", - диде продюсер Рифат Фәттахов.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)