Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты
1 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче Россия ватандашларының Бөтенроссия конгрессында катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республика парламенты җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан - ватандашлар белән системалы эш алып бару буенча Россиянең иң актив субъектларының берсе.
2010 елда республикада Татарстан Президенты каршында ватандашлар эшләре буенча Кординацион совет оештырылды.
“Без тышкы эшләр министры Сергей Лавров җитәкли торган Россия Хөкүмәт комиссиясе белән тыгыз элемтәдә“, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
“Интеллектуаль һәм иҗади сәләткә ия яшьләргә аерым игътибар бирәбез”, - диде ул. Шулай ук парламент җитәкчесе ватандашлар белән аралашу өчен яңа мәйданчыкларны, шул исәптә социаль челтәрләрне актив кулланырга тәкъдим итте.
Татарстан хакимияте ватандашлар белән эшләүнең аерым формаларын эзли, аларның берсе - татар милли бәйрәме Сабан туен үткәрү. Быел Сабантуй Россиянең 54 субъектында һәм 28 дәүләттә узды. “Без башка дәүләтләргә сәфәр вакытында ватандашлар белән дә аралашабыз", — диде Мөхәмәтшин.
Ул федераль хөкүмәт, Россия тышкы эшләр министрлыгы һәм Россия хезмәттәшлеге оешмасына Татарстан инициативаларын хуплаган өчен рәхмәт әйтте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)