Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты
13 января 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин илкүләм проектларны яктыртуга журналистлар арасында бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыкты. Бу хакта ул ТР Милли музеенда Россия Матбугат көненә багышланган бәйрәм чарасында әйтте.
«Дәүләт Советы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен илкүләм проектларны иң яхшы яктыртуга бәйге игълан итү тәкъдиме белән чыга.«Татмедиа» да, журналистлар корпусы да хуплар дип ышанам. Бу журналистларны шушы тематикага тагы да зуррак кызыксынуы уянуга этәрер дип уйлыйм», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, 2020 ел ахырында Дәүләт Советында йомгак ясалачагын әйтте. «Республика һәм федераль ММЧ гына түгел, район-шәһәр журналистларын да җәлеп итәргә кирәк. Бу халыкның тормышын яхшырту, уңайлырак шартлар тудыру буенча бөтен ил алдында торган бурычны хәл итәргә ярдәм итәчәк», — диде.
Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» агентлыгына нигезләмә эшләргә, Дәүләт Советы депутатларын да кертеп, абруйлы жюри әгъзалары исемлеген төзергә күрсәтмә бирде. Журналист хезмәте профессиональ бәяләнергә тиешлеген белдерде.
Парламент башлыгы Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән бу илкүләм проектларның кыйммәте зур булуын ассызыклады. «Совет чорында да, совет чорыннан соң да ил территориясен тәртипкә китерү буенча мондый проектлар булганы юк иде. Бу тормышны җиңеләйтү, яңарту өчен бик зур шанс», — диде. Татарстанга 53 млрд сум акча бүлеп бирелүен искәртте.
Проектларны гамәлгә ашыруда халык теләктәшлеге, ризалыгы булуда ул массакүләм мәгълүмат чаралары роле зур булуын билгеләп узды. «Проектлар нәтиҗәсендә, һәр авыл, район, шәһәрдә тормыш шартлары яхшырачак, яңарачак. Журналистлар бу хакта яза, сөйли ала. Тапшыруларда бу хакта сөйләнергә тиеш. Илкүләм, республика проектлары ничек гамәлгә ашырылуын тоярга кирәк», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)