Фәрит Мөхәммәтшин: Һәркем дистанцион укый алсын өчен мөмкин булган барысын эшләрбез
30 апреля 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Үз мәктәбеңә запас гаджет бир» акциясе кысаларында мәктәп укучыларына 387 гаджет тапшырылган, югары уку йортлары ректорлары 122 планшет җибәрелгән, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов аз керемле гаилә укучылары өчен 2000 ноутбук биргән. Депутатлар, мөмкинлекләреннән чыгып, авыл мәктәпләрендә укучыларны да тәэмин итте. Бу турыда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы Президиумы утырышында әйтте. Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул хакта хәбрә итте.
Республика парламенты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, бүген дистанцион режимда төрле яшьтәге берничә бала белем ала торган күп балалы гаиләләрдән мөрәҗәгатьләр шактый, бер компьютер барысына да җитми. Аз комплектлы мәктәпләрдә укучылар — шулай ук мохтаҗлар исемлегендә. «Һәркем дистанцион укый алсын өчен ничек эшләргә кирәклеге турында уйлаячакбыз», — дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Бүген Президиум утырышында Дмитрий Медведев партиядәшләрен, Дәүләт Думасы депутатларын һәм Федерация Советы әгъзаларын да кертеп, мөмкинлек табып, әгъза взносларын үз хезмәт хакы күләмендә түләргә чакырды. Бу акчаларны медицина учреждениеләренә һәм мохтаҗ булган гражданнарга, шул исәптән укучыларга, ярдәмгә җибәрәчәкләр.
Дмитрий Медведев әйтүенә караганда, бердәмроссиялеләр дәвалау учреждениеләре өчен индивидуаль яклау чараларын, дезинфекцияләүче эремәләр һәм ИВЛ аппаратларын сатып алалар, мохтаҗ гражданнар өчен азык-төлек сатып алу өчен акча бирәләр, табибларга һәм волонтерларга автомобильләр тапшыралар, балаларны дистанцион укыту өчен гаджетлар сатып алалар.
Шул ук вакытта Дмитрий Медведев айлык хезмәт хакын хәйрия фондлары файдасына күчерү һәркемнең «шәхси карары» булырга тиеш, дип басым ясады. «Мин моны сайлауларда сезгә ышаныч күрсәткән сайлаучылар алдында намус эше дип саныйм», — дип мөрәҗәгать итте ул хезмәттәшләренә.
«Хәлләр өстәмә ярдәм күрсәтүне таләп итә, шул исәптән партия кертемнәре һәм хезмәт хакы белән дә», — диде Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламенты башлыгы билгеләп үткәнчә, Дәүләт Советы депутатларының шактые «Рәхмәт, доктор!» акциясе кысаларында бер көнлек хезмәт хакын күчергән инде. Акциягә муниципаль депутатлар да кушылырга әзер.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)