Фәридә Төхфәтуллина: "Әти авырый башлагач, "син әзер булып тор инде", - диделәр"
25 мая 2023
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Узган атнада ТНВ каналында чыгучы "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында кунакта тамашачыларыбызның яраткан алып баручысы, редактор Фәридә Төхфәтуллина булды. Ул әтисенә инсульт булуы, аның комага киткән вакытларын искә төшерде.
“Әнинең туган көнен билгеләгән генә идек. Эфирга әзерләнә идем, шул вакытта әнием шалтырата – “Әтиеңә авыр булды әле”, - ди. Ул вакытта әле никадәр җитди булуын аңламыйсың. Аяз көнне яшен суккан кебек булды.” Инсульт, без әле Арчада”, - диде ул. Мин ул вакытта бөтен эшемне калдырып, Арчага кайтып киттем. Табиб: “Фәридә, сиңа нык булырга кирәк, Казанга алып барып, юлда йөреп мәгънәсе булмас, шушында гына дәваларга кирәк. Әзер булып тор инде”, - диде. Әни нык булырга тырышты, энекәшкә дә 15 кенә яшь иде. Әти комада, бик кыйммәтле уколлар кирәк булды. Чын дуслар барлыгына шул вакытта инандым. Хәтта, миңа таныш булмаган кешеләр дә булышты. Даруларны вакытында алуның файдасы тиде. Әти ике ай эчендә үз аякларында йөрерлек хәлгә килде. Ахыргы көнгә кадәр зиһене әйбәт иде, тел-авызы гына эшләмәде. Бу халәт белән ул 14 елдан артык яшәде”, - дип сөйләде Фәридә Төхфәтуллина.
Тапшыруны биредә карый аласыз.
Источник: https://tnv.ru/tat/news/show-business/321832-f-rid-t-khf-tullina-ti-avyryy-bashlagach-sin-zer-bulyp-...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)