Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Эверест тавына Татарстан әләмен кадаган депутат "Яңа Гасыр" телеканалы журналистлары белән очрашты

Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы парламентарие Александр Сидякин Эверест тавына менде. Күп еллар альпинизм белән кызыксынучы депутат, үз хыялын гына тормышка ашырып калмыйча, Джомолунгма кыясына Татарстан әләмен дә кадаган.

“Эверестта Татарстан әләме – республиканың үсеш юлына очраган каршылыкларны җиңү символы ул. Безнең республика яшәешнең күп тармаклары буенча алдынгы позицияләрдә. Татарстан әләменең планета биеклегендә урын алуына мин бик шатмын,” – дип белдерде Александр Сидякин 29 нчы майда “Яңа Гасыр” телеканалының конференц-залында узган очрашуда.

Депутат “Яңа Гасыр” журналистлары белән очрашудан соң данлыклы әләмне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга сүз бирде. Президент депутатның Эверест тавы биеклегендә Татарстан әләме тотып төшкән фотосурәтен “Инстаграм” социаль челтәрендәге үз битенә урнаштырган иде. Язмага Рөстәм Миңнеханов кыска, ләкин аңлаешлы шәрехнамә биргән – «Сидякин!».

“Мин, һичшиксез, үземнең хыялымны тормышка ашыруыма шатмын – Эверестка менү мөһим адым. Алга таба мин дөньяның иң биек җиде урыныннан үтәргә телим. Шуларның бишесендә мин булдым һәм һәрберсенә Татарстан әләмен күтәрдем,” – дип сөйләде “Яңа Гасыр” телеканалы журналистларына Александр Сидякин.

Сүз уңаеннан, Татарстан әләмен Эверестка кадау - тауга менүнең бердәнбер вазыйфасы гына булмаган. Александр Сидякин үзенең иптәше – альпинист Олег Савченко белән бергә тауга менгәндә һәлак булган альпинистларның гәүдәләрен каплау гадәтен керткәннәр. Билгеле булганча, Эверест тавына үрмәләгәндә күп альпинистлар һәлак булган. Тагын да күбрәк һәлак булучылар тауның кашлак өлешләрендә калган.

“Бик күп еллар, 1924 нче еллардан бирле, бик күп альпинистлар тау сөзәклекләрендә һәлак булганнар. Аларның гәүдәләре хәзерге көнгә кадәр шунда кала бирә. Дустым белән бергә без ике һәлак булган альпинистның гәүдәләрен төпле материягә төрдек һәм җиргә беркеттек. Джомолунгма тавы зират вазыйфасын башкарудан туктарга тиеш. Тау дөньядагы иң биек нокта һәм бу биеклек чиста булуны сорый. Шуның өчен без бу традицияне башладык,” – дип хәбәр итте журналистларга Александр Сидякин.

Искәртеп узыйк, Татарстан Республикасыннан Русия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин парламентта республиканы рәттән икенче чакырылышта тәкъдим итә. Аның депутатлык эшчәнлеге вазыйфасы – торак-коммуналь хуҗалык сферасы һәм рәсәйлеләрнең үз хокукларын яклау өчен коммуналь алгарышын булдыру. Александр Сидякин зур тавыш куптарган “Хайваннарны саклау турында” кануннамәсе эшләнешендә актив катнашучыларның берсе.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"