Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Ефәк юлы -2018"нең дүртенче этабында Андрей Каргинов экипажы алга чыкты

“Ефәк юлы-2018” автоузышының дүртенче – Әстерхан-Әстерхан этабы нәтиҗәләре буенча, финишка “КАМАЗ-Мастер”ның Андрей Каргинов җитәкчелегендәге экипажы килде. Гомуми классификациядә бу команда 2нче урында тора. Бу хакта команданың матбугат үзәге хәбәр итә.

Сотников автоузышның өченче этабыннан соң беренчелекне кайтара алган иде. Бормалы-сикәлтәле дала юллары “КАМАЗ-Мастер” узышчылары Дмитрий Сотников белән Айрат Мәрдиевка техник каршылык китереп чыгарды – алар машиналарын рәтләү өчен тукталыш ясап алды. Мәрдиевның машинасында турбина торбасы ычкынып китеп, ремонт 25 минут вакытны алган. Нәтиҗәдә спортчы финишка 5нче булып кына килеп җитә алган. Генераль классификациядә Мәрдиев 3нче урынга төште.

Сотниковның “КАМАЗ”ында дистанция ахырына җиткәндә генә башта амортизатор ватылган, аннары электр тогы тапшыруда каршылык чыгып, суүткәргеч көпшә шартлаган. Экипаж, 18 минут вакытын югалтып, финишка 6нчы булып кына килгән, әмма гомуми зачетта алдынгылыкны саклап кала алган.

“КАМАЗ-Мастер” экипажларының башкаларында да каршылыклар килеп чыккан. Антон Шибалов шулай да финишка 3нче булып килеп җиткән, Эдуард Николаев командасы, двигатель кызып, нәтиҗәдә 8нче урында калган.

Дүртенче этап буенча, 2нче урында - Mammoet Rallysport командасыннан үзенең Renaultында Мартин ван дер Бринк. Гомуми зачетта ул 10нчы гына.
“МАЗ-СПОРТавто” экипажы автоузыштан төшеп калган.

Бүген, 25 июльдә, “Ефәк юлы -2018” катнашучыларын автоузышның иң озын юлы – Әстерхан белән Волгоград арасы этабы көтә. Бишенче дистанциянең озынлыгы 538 км, шуның 444 километры хәлиткеч санала, дип хәбәр итә ралли-рейдның матбугат үзәге.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"