Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Испаниядәге татар лагерена Актаныштан балалар килгән

14 августа 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Испаниянең Урта диңгез буендагы татар лагерена бу көннәрдә Актаныштан балалар килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева хәбәр итте.

“Tatar Camp for kids in Spain” проекты – “Tatars in Belgium” иҗтимагый оешмасының инициативасы. Испаниянең Аликанте шәһәре янындагы курорт зонасында урнашкан бу лагерь өченче ел рәттән июль-август айларында төрле илләрдән татар балаларын җыя.
"Европада яшәүче ватандашларыбыз өчен балаларның татарча сөйләшүен ишетү мөһим. Кызганычка, ата-аналар үзләре дә татар телен бик начар белгәнлектән, көнкүрештә рус яки җирле телләрне куллана. Балаларын туган телен өйрәнүгә өнди дә алмый. Бельгия татарлары гамәлгә керткән проект туган телне яшь буынга өйрәтү максатын күздә тота, ата-аналарга бу омтылышларында ярдәм итә", - дип билгеләп узды Лилия Вәлиева.

Аның әйтүенчә, Испаниягә Актанышның 12нче гуманитар гимназиясеннән очып килгән укучылар үзләре дә Европа балалары өчен укытучы ролендә. Каникул көннәрендә алар ана теле һәм милли мәдәниятне өйрәнү белән мәшгуль. "Һәм, киресенчә, Европа телләрен белүчеләр белән аралашу Актаныш укучыларына да чит телләрне өйрәнү, сүз запасын тулыландыру мөмкинлеген бирә. Моннан тыш, оештыручылар инглиз теленнән дәресләр һәм шәһәргә чыгып, дәресләр үткәрүне планга керткән", - ди Лилия Вәлиева.

“Tatar Camp for kids in Spain” өчен әйдаманнарны Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет юллаган. “Аларның бирегә шәп оештыручы, практик педагог кына түгел, ә татар милли мәдәниятенең чын илчесен җибәрүе мөһиме. Бөтендөнья татар конгрессы лагерьга дип укыту-методик әдәбият юллаган. Балалар бу материалдан кышын да файдалана алачак дигән сүз”, - дип белдерде әңгәмәдәш. Аның сүзләренчә, “Бельгия татарлары” иҗтимагый оешмасы проектына быел Әлмәт районы да теләктәшлек күрсәткән. Вожатыйларның берсе артыннан алар милли бизәкле яулыклар биреп җибәргән.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"