Иртәгәдән Татарстанда мәчетләр ачыла
4 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлеге яңадан башлана, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр бетерелә. Кичә Татарстан Министрлар Кабинеты республикада яңа коронавирус инфекциясе таралуын кисәтү буенча чаралар турындагы карарга үзгәрешләр кертте. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстан Министрлар Кабинетының 2020 елның 19 мартыннан 208 номерлы (үзгәрешләр белән 2020 елның 3 июненнән 465 номерлы) карарына бәйле рәвештә һәм ислам хокукының төп принципларына таянып, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасының эшче төркеме әгъзалары түбәндәге карарлар кабул итте:
1. 5 июньнән Татарстан Республикасында мәхәлләләрнең эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрергә, җәмәгать намазларын уздыруга кагылышлы чикләүләр, эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәү шарты белән, гамәлдән чыгарыла;
2. Иммунитеты какшаган һәм сәламәтлегенә зыян килүдән курыккан, шулай ук 65 яшьтән олы булган дин кардәшләргә мәчет һәм җомга намазларына килүдән тыелып торырга һәм укылмый калган җомга намазы урынына өйлә намазын укырга тәкъдим ителә;
3. Мәчет һәм намаз бүлмәләренә бары тик сулыш органнарын саклау чараларыннан файдаланучыларны, перчатка кигән һәм шәхси намазлыгы булганнарны гына кертергә;
4. Мәчетләрдә һәм гыйбадәт бүлмәләрендә җәмәгать намазларын бары тик социаль дистанцияне саклау шарты белән — кешеләр арасында 1,5 метр аралыкны булдыру һәм гыйбадәт бүлмәсендә 4 кв.метр мәйданны бер кеше өчен генә файдалану мөмкинлеген оештырырга (мәсәлән, дистанцияне билгеләү өчен дин кардәшләр кулларны як-якка сузып бер рәткә тезелеп, алларыннан һәм артларыннан бер буш рәт калдырып баса ала);
5. Гыйбадәт бүлмәләре 400 кв. м.-дан күбрәк мәйданга ия булган мәчетләргә берьюлы йөздән артык кеше кертмәскә, җомга намазы вакытында мәчеттә буш урын калмаган очракта, дин кардәшләргә мөмкинлектән чыгып намазны мәчет яны территориясендә башкарырга;
6. Күп халык катнашындагы мәҗлесләр, никах һәм исем кушу йолаларын үткәрү буенча чикләүләрне дәвам итәргә;
7. Диния Нәзарәтенең барлык мәчетләре, гыйбадәт бүләмәләре һәм оешмаларына кабул ителгән тәкъдимнәрне җиткерүне оештырырга.
"Татар-Информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)