Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Тинчурин театры Татарстанның халык артисты Тәслимә Хәләфнең ел ашын уздырды

15 октября 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Тинчурин театры биредә 40 ел уйнаган актриса Тәслимә Хәләфне искә алып, аның ел ашын уздырды. Актрисаның сәхнәдәшләре, укучылары һәм дуслары Театр музеенда җыелып истәлекләр яңарттылар.

Татарстанның халык артисты, педагог Тәслимә Фәйзуллина 2018 елның 14 октябрендә вафат булды. Тамашачы аны Ф.Г.Лорканың «Бернарда Альба йорты» спектаклендә Бернарда Альба, Туфан Миңнуллинның «Саташу»ында Галиябану, И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Флюра, Нәбирә Гыйматдинованың «Сихерче»сендә Убыр, «Бер тамчы ярату» спектаклендә Рабига рольләре аша хәтерли.

Ахирәт дустын искә алырга күренекле язучы Нәбирә Гыйматдинова килгән иде. Тәслимә Фәйзуллина аның китабы буенча “Утка очкан күбәләк” инсценировкасын язган булган. “Ул аны театрда куйдыртасы килеп бик өзгәләнде – тик куелмый калды. Тәслимә бик горур иде, туры иде. Театрда аны яратмаучылар да булды. Кичерегез сез аны”, - диде ул.

Тәслимә Фәйзуллина Казан театр училищесында драма артистлары төркеме җыеп, аларны бер генә ел укытып кала. Хәзер аның төркемен укучысы Раил Мөхетдинов укыта. “Соңгы көннәрендә мине чакырып алды да, ул җыйган төркемне чыгарып бетерүемне сорады. Мин ул терелгәнче генә ризалашкан идем”, - диде аның укучысы Раил Мөхетдинов. Искә алу мәҗлесендә догаларны да ул укыды.

Укучылары Гөлчәчәк Хафизова белән Гүзәл Гайнуллина да үз педагогларын яратып искә алдылар. Ул аларга актерлык осталыгын гына түгел, ашарга пешерергә, хәтта бала табарга дө өйрәткән. “Бала тапкач беренче шалтыраткан кешебез дә, күчтәнәчләр белән килүче дә Тәслимә апабыз иде”, - диде алар.

“Тәслимә Фәйзуллинаның ул Булат белән аралашып торабыз. Алар хатыны белән биш бала тәрбиялиләр. Хәзерге вакытта булат Төркиядә эшли. Ел ашын аның булышлыгы һәм театр тырышлыгы белән уздырыла”, - диде кичәне алып баручы Музей мөдире Розалия Чабатова. Аннары искә алу кичәсе ел ашы мәҗлесе буларак дәвам итте.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"