Тинчурин театры артистлары ачык һавада җиде спектакль күрсәтәчәк
4 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Спектакльләр күрсәтү өчен театр ишегалдында махсус сәхнә җиһазландырылган.
(Казан, 4 август, «Татар-информ»). 5 августта Кәрим Тинчурин исемендәге театр ачык һавада спектакльләр күрсәтә башлаячак. Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары беренче тапкыр үз тамашачылары өчен мондый форматта уйнаячак. Моның өчен театр ишегалдында махсус сәхнә җиһазландырылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ачык һавада куелган һәр спектакльне бер үк вакытта йөз кеше карый алачак. Тамашачылар иминлеге өчен 1,5 метрдан да ким булмаган дистанция сакланачак, урыннар шахмат тәртибендә урнашачак. Спектакль алдыннан тамашачыларның температурасын үлчиячәкләр, битлекләр һәм перчаткалар бирәчәкләр.
Спектакльләр күрсәтүне Туфан Миңнуллинның «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясеннән башлаячаклар. 6 августта тамашачыларга Хәй Вахитның «Туй алдыннан» моңсу комедиясен күрсәтәчәкләр. 7 августта Исламия Мәхмүтованың «Син минем бергенәм» мелодрамасы булачак. 12 августта актерлар Шамил Фәрхетдиновның «Алтын көз» комедиясен, 13 августта Хәй Вахитның «Кияүләр» музыкаль комедиясен күрсәтәчәкләр.
14 һәм 15 августта театр сөючеләргә Туфан Миңнуллинның «Алай түгел, болай ул», Шамил Фәрхетдиновның «Мәхәббәт баскычы» комедияләрен тәкъдим итәчәкләр.
Кунаклар өчен саклана торган автостоянка каралган. Администрация сүзләренә караганда, спектакльләр хәтта һава торышы начар булган очракта да булачак, тамаша мәйданчыгы өстендә яңгырдан саклау өчен тент урнаштырылган.
Спектакльләрнең барысы да кичке җидегә планлаштырылган.
"Татар-ифнорм"

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)