Эльмира Кәлимуллина ханбикә образында киенеп яңа клип төшергән
19 ноября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Җырчы Эльмира Кәлимуллина «Сагындым» җырына яңа клип чыгарды. Түбән Камада төшерелгән видеода артистка әлеге җырны оригиналь башкаруга рухландыручы һәм автордашы - Женя Ксен белән бергә җырлый. Бу хакта җырчының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Халык арасында танылган җырны заманча эшкәртүдә башкару фикере артисткада күптән булган инде. Женя Ксен Эльмира белән инде берничә ел хезмәттәшлек итә, ул аның берничә җырының авторы да.
«Бервакыт без бер проект турында фикер алыштык, мин аның белән танылган җырга яңа яңгыраш бирү планнары белән уртаклаштым. Ул берәр нәрсә җырлавымны сорады һәм мин, уйлап та тормыйча, «Сагындым»ны җырлый башладым», – дип уртаклашты җырчы.
Женя Ксен рус текстын, җыр формасын, клип сценариен уйлап тапкан. «Мин нәкъ менә халык әкиятләре белән илһамландым – анда якты һәм матур образлар, өлешчә караңгылары да бар. Мин герой-баһадир исеменнән текст яздым, ул каршылыклар һәм караңгы урманнар аша үз мәхәббәтенә бара», - дип сөйләде ул.
Луиза Батыр-Болгари музыкасына һәм Фират Зыятдинов сүзләренә танылган җырга Женя Ксен көйләве һәм Кирилл Шәрәфетдиновның этно элементлары белән гадәти булмаган аранжировкасы үзгә яңгыраш бирә.
Клипны Татарстанның иң матур урыннарының берсе булган Кама Тамагында төшергәннәр. Төшерү иртәнге өчтә башланган. Артистлар һәм кино төшерү төркеме таулар буйлап, билге булмаган почмакларга барып җитү өчен саклану бауларына тотынып күп йөрегән.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)