"Елга төбен кул белән тырнап эзләделәр"
21 октября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Елга төбен кул белән тырнап эзләделәр"
Яз көне югалган малайны эзләргә урында яшәүче йөзләгән кеше чыккан. Быел апрельдә Гафури районының Түбән Ташбүкән авылында 9 яшьлек бала югалды. Аны 17 тәүлек эзләделәр. 22 апрель көнне малай бабасыннан өенә кайтырга чыга, әмма кайтып җитми. Аны эзләргә урындагы халык, волонтерлар һәм хокук саклаучылар чыга. Хәл буенча берничә версия тикшерелә: җинаятьтән башлап, бәхетсезлек очрагына кадәр. Аны урларга мөмкиннәр дигән версия дә тикшерелә, чөнки авыл аша олы юл үтә.
- Вакыт үткәч, барысы да баланың тере килеш табылмаячагын аңлады, ләкин барыбер эзләүне дәвам иттеләр. Бөтен җирне аркылы-буй йөреп чыктык. Криминаль версияне дә калдырырга туры килде, чөнки туганнарының да, башка шикләнелүчеләрнең дә аңа катнашлыгы юклыгы исбатланган иде. Алар хәтта полиграф та үтте. Арытаба елгада эзли башладылар. Елганың күпсанлы борылышлары һәм көчле агымы безгә комачаулады. Водолазларга да эшләү кыен булды, алар үзләре үк батып үләргә мөмкин иде, чөнки чоңгыллар бик каты суырды, эзләгән вакытта алар үз гомерләрен куркыныч астына куйды, - ди республика буенча Тикшерү комитетының криминалистика бүлеге җитәкчесе урынбасары Степан Кривцов.
Шуннан соң җитәкче урынбасары елганы киптерергә карар иткән: дамба төзеп, суны киметергә. Вакыт чикле, чөнки дамбаны озак тотсалар, күрше авылны су басар иде.
- Дамба төзегән көнне йөзләгән кеше малайны эзләргә чыкты. Су утыра башлады. Кешеләр су төбен куллары белән тырнап эзләде. Бары тик шул гына малайны табарга мөмкинлек бирде, чөнки ул батып, агач төбенә төшеп киткән. Тикшерү азагында шундый нәтиҗәгә килдек: әгәр бу операцияне эшләмәсәләр, аны беркайчан да тапмаслар иде, - дип нәтиҗә ясады Кривцов.
МАТБУГАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)