Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Элек атлар коендырган суны хәзер кәҗә дә атлап чыга: елга-инешләрдә су нигә кими?

8 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР

Казансуда кызлар кер чайкамый…


Су китә! Зур елгалар инешкә әйләнә, зур инешләр — бәләкәйгә, бәләкәйләре — сазлыкка, сазлыклары юкка чыга… Һәм бу күренеш Татарстанның төрле районнарында күзәтелә.

Су кимүе үз артыннан башка проблемаларны китереп чыгара. Балыклар кими, балыклар белән туенучы кошлар юкка чыга. Сазлыкларда башка төрле җан ияләре яши башлый. Чиста су проблемасы барлыкка килә, авырулар таралу ихтималы арта. Диңгезләрдәге тоз күләме арта…

Сулыкларның кимүе инде әдәби әсәрләргә дә килеп кергән.

«Казансуда кызлар кер чайкамый...


Сулары сай хәзер Арчаның…» — дип җырлый Зөһрә Шәрифуллина Сания Әхмәтҗанова шигыренә язылган җырны. Кер чайкарлык су кая киткән?

Элекке еллардагы һәм хәзерге фотоларны чагыштырып караганда, шаккатырлык аермалар бар. Мәсәлән, Мари Элның Мари-Төрек, Морки районнарыннан аккан, Татарстанның Арча, Әтнә районнарына да кереп чыккан Шура (Шора) 1975 елда көймә белән йөзеп чыгардай елга булган. Шул елда төшерелгән фотода Яңа Әтнә авылында яшәүче Гүзәл Насыйбуллина һәм аның әнисе Галимә апа Шура елгасы буенда басып тора. Каршы яктагы яр сызыгы ачык күренә. Фотодан аңлашылганча, бу һич кенә дә ташу булган яз түгел, җәй уртасы.

Хәзер Америкада яшәүче Гүзәл Насыйбуллинага ул чакта 7 яшь булган, елга суының бик тирән булуын ул яхшы хәтерли. Ул чакта Шура суында атларны коендырганнар. Елгада Некрасов исемле кешенең тегермәне дә булган. Гүзәлнең туганы Рөстәм Насыйбуллин шул заманда Шураның нинди булуы турында сөйләде:

Мин ул вакытларда яшүсмер идем, 12-14 яшьләр… Су коенганда төбенә аяк тими иде. Су көчле ага, шуңа уртасына керергә курка идек, кырыйда гына йөздек. Өлкәннәр уртасында тирәнлек өч метрга җитә дип әйтә иде. Балык тота идек инде. Хәзер менә искә төшерсәм, кармак ташларлык җирдә, су читендә тирәнлек бер, бер метр ярым булгандыр. Анда кондызлар да яши иде, — ди ул.

Рөстәм Насыйбуллин сөйләвенә караганда, су кимер алдыннан бер билге булган. «80 елларда ук балыклар кимеде инде», — дип сөйләде ул. Аннары су саега башлаган. Рөстәм Насыйбуллин су кимү сәбәбен басуларны эшкәртүдән һәм ашламаларның елгага эләгүеннән күрә.

Әле моннан нибары биш ел элек кенә шушы елга ярындагы Остыял авылында яшәүче бердәнбер кеше — Фәрит белән сөйләшкәндә дә елганың суы күпкә тирәнрәк икәне фото-видеоларда күренеп тора.

Хәзер инде Шура суы бөтенләй башка. Резин итекле кеше суны чыга алырлык урыннар бар. Кая ул ат — биредә өлкән кеше түгел, бала да коена алмый.

Бу мәкаләнең авторы да, үз күзәтүләреннән чыгып, сулыкларда суның кимүен әйтә ала.

Арча районында 30 ел элек кармак белән балык тоткан сулыкта кармак салырлык су юк. Өлкәнрәк малайларның «калкавычны 20 см — бер линейка озынлыгы куегыз» дип әйткәннәрен мин — әле мәктәпкә укырга кермәгән чакта ук хәтердә калдырганмын. Кызыл канат, табан балык (карась) тота идек, ташбаш (пескарь), эт балыгы (вьюн) балыкка да саналмый иде. Казлар су астына чумып китеп уйный алырлык иде ул.

Хәзер бу сулыкта балыклар бөтенләй юк, чөнки анда балык түше белән шуышып йөрсә генә. Казлар түгел, бәбкәсе дә чума алмый — тавык чебие атлап чыга алырлык су ул хәзер.

Бу бер төбәктә генә булса, аерым очрак дияр идең. Юк шул. Татарстанның төрле төбәкләрендә яшәүчеләр сулыкларның кимүен әйтә.

Татарстан районнары: элек су ничек иде дә хәзер ничек?


Бу елгада 70-80 еллар элек атларны коендырганнар. Хәзер ул кечкенә генә сулык.

Кукмара районы Сәрдекбаш авылында яшәүче Ильяс Гайнетдинов 30-35 еллар элекке белән чагыштырганда суның нык кимүен әйтә:

Ильяс Гайнетдинов бала чагында су коенган урын. Элек - елга, хәзер - үзәнлек.Рәмис Латыйпов
Әтиләр элекке заманда атлар коендыралар иде дип сөйли. Без су коенырга йөри торган елга кипте. Анда коп-коры, бернәрсә дә калмады. Мин быел трактор белән төшеп, елга үзәненнән таш төяп алып кайттым. Тегермән елгасы дигән елга бар иде. Анысында әле су бар, әмма инде бетеп килә. Мәнгәҗи дип йөргән елга бар, су каткач без анда хоккей уйный идек, шундый мәйданчык була иде бозда. Хәзер анда аз гына су агып тора, хоккей уйнарлык түгел. Елгалар бетә, кими. Нәрсәдән — белмим, — ди Ильяс.


Ильяс Гайнетдинов сөйләвенчә, бабайлар чорында бу елгада атларны коендырганнар.
Ризәлә Исмәгыйлева Яшел Үзән районы Зур Күлбаш авылы турында: (авыл аша Петьялка елгасы ага):

Атлар күмелә торган су иде, дип сөйли иде инде әтиләр. Язын кешеләрнең өй урыннарын, бакчаларын, базларын су баса торган булган, ул урыннан күченеп беткәннәр. Су баса торган болын хәзер буп-буш, анда чокыр-чакыр. Без яшьрәк чакта да әти белән үрдәкләрне озын тал чыбыклары белән икебез ике яктан куып чыгара идек. Алар өчәр метрлы булгандыр, чыбык белән дә җитә алмый идек. Кышын тимераякта шуа торган, җәй көне рәхәтләнеп коенып була торган елга. Анда батып үлгән балалар да булды.

Хәзер елга кипмәгән, тик бик аз гына, инештән аккан шикелле генә.

Авылның тарихы да су белән бәйле. Кешеләр ике күлне табып, шунда урнашкан, берсе олы күл, берсе кечерәк. Кайда су, анда барыбер балыгы була, тормыш була дип, шулай урнашкан бит инде. Күлләр юк хәзер. 

Лениногорскида яшәүче Зөмәрә Шәрәпова Кирлегәч авылыннан Шушма елгасына коя торган инеш турында сөйләде.

Миңа хәзер 55 яшь, ун яшьләрдәге белән, 45 ел элеккене чагыштырсаң, су бик әзәйде. Ә мин туганчы су тагын да зуррак булган. Әтиләр, бабайлар әйтә иде, инеш тамагында атлар коендыра торган булганнар, ат күмелә торган булган. Хәзер резин кәлүш тә күмелми анда. Бик кечкенә булып агып ята, яңгыр яуганда да ташулар булмый. Элек ярларга тулып ага иде. Казандагы Зәңгәр күлдән агып чыккан шарлама кебек иде. Хәзер ике таш арасыннан гына су агып тора, ташы гына калды.

Зөмәрә ханым фикеренчә, суның кимүенә кешенең тыкшынуы гаепле. «Кирлегәч буендагы тауны кисеп бетерделәр, карьер ясадылар, шуңа үзгәрәдер. Су юлы үзгәрә дип уйлыйм», — ди ул.

Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәгән Баязит Ахунов Иж елгасы турында:

Иж суы Чишмә (Хороший ключ) авылы кырыена кадәр килеп җитә иде, су баса иде, 1970 елларда бу. Хәзер андый хәл күренми. 2010 еллардагы корылыктан соң кимеде дип уйлыйм.

Самара өлкәсе Шентала районы Денис авылында яшәгән Зилә Мөдәрисова Чирмешән елгасының башлангыч агымы (карталарда «Сосновая Елховка») турында:

Өлкәннәр әйтүенчә, елганың суы 20-30 процентка кимегән. Су буенда үлән үскән. Бик сай, без үскәндәге кебек түгел. Элек су керергә дә була иде, хәзер юк инде.

Россиянең башка төбәкләрендә


Россиянең Табигатьне саклау һәм экология министрлыгы сайтына карасак, бу проблеманың дәүләт күләмендә өйрәнелмәгәне күренә. Гомумән, ведомство бу проблеманы танымый да кебек. Шуңа күрә статистик тикшеренүләр дә, рәсми саннар да юк. Быел министрлыкның сайтында елгаларда су кимү белән бәйле ике генә мәгълүмат чыккан. Икесе дә төбәкләрдәге яңалык. Берсе — Мәскәү өлкәсендә яшәүчеләрнең «Поши утравы» милли паркында очрашу вакытында экологларга биргән соравы. Икенчесе — Оренбургтагы тыюлыкта камалар (выдра) үрчүе турындагы язмада сүз уңаеннан гына телгә алынган мәгълүмат.

2019 елда бер генә хәбәр чыккан, ул Иделдә су кимү турында мәгълүмат.

Матбугаттагы язмаларга анализ ясасак, су кимүнең 1970-80 елларда башланганын ачыкларга була.

2019 елда Иделдәге Куйбышев сусаклагычында су бик нык кимеде, бу елга ярында урнашкан барлык шәһәрләр өчен дә зур проблемага әйләнде.

Әстерхан өлкәсе галимнәре Идел 2015 елда бер секундка 16 мең кубометр су китергән дип исәпләп чыгарган. Ә норма ике тапкырга артык — 33 мең кубометр.

Воронеж өлкәсендәге «Каменная степь» заказнигы галимнәре Усманка елгасындагы су күләме 2010 елгы күләмдә калуы турында яза. 2015 елда өлкәдә биредә 30 елганың бөтенләй юкка чыгуын таныганнар.

Ростов экологлары Донда су кимүе экологик катастрофа китереп чыгаруы хакында хәбәр итә. Биология фәннәре кандидаты Олег Степаньян моның сәбәбен кечкенә елгаларда су кибү белән аңлата. Нәтиҗәдә, Азов елгасының тозы арта, балыклар үлү куркынычы туа.

Лена елгасында кеше ташу белән шөгыльләнгән оешма вәкиле Борис Строев topcor.ru сайтына интервьюсында элек танкерлар йөргән елгада «Метеорлар»ның иркен йөри алмавын әйткән. «Лена зур сулы елгадан кибеп баручы инешкә әйләнде», - дип яза сайт. Елга кибүнең сәбәбен белгечләр урман янгыннары һәм кешенең урманнарны кисүе белән аңлата.

География фәннәре кандидаты Виолетта Черный да Мәскәү өлкәсендә су кимүнең төп сәбәпләре дип кешенең табигатькә тыкшынуын атаган. Галим су кимүнең өч сәбәбен атый — кеше суны күбрәк куллана, табигатьне чүпләү нәтиҗәсендә елгалар сазлыклана, кое-казу сәбәпле, грунт суларына зыян килә.

Новосибирск журналисты Александр Попов оештырган Кислород.Лайф ресурсында география фәннәре докторы Алексей Беляков елгалар кимүнең сәбәпләренең берсе дип плотиналар һәм буаларны ясау, аларның хәзер ташландык хәлгә килүен атаган.

Су нигә кимегән? Бу сорауга Казандагы ике белгечнең җавабын алдык.

Беренче сәбәп: кешенең табигатькә тыкшынуы


КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы мөдире, профессор Нәфисә Минһаҗева су кимүнең төп сәбәп дип кешенең табигатькә тыкшынуын (антропоген фактор) атады.

Урманнарны кисү сулыкларның тирәнлегенә зур йогынты ясый. Җирлектә урман була икән, грунт сулары да тиешле күләмдә була, сулыклар җир астыннан туена.

Җирләрне сөрү, авыл хуҗалыгы өчен файдалану елгаларны органик, биоген матдәләр белән пычрата, сулыклар саега. Мал көтүләре яр буйлары эрозиясенә (ашалуына) китерә. Инешләрдә мал көтүләрен көтү, бигрәк тә аларны сулыклардан эчертү бик катгый чикләнгән булырга тиеш. Бездә малларны ирекле йөртерлек су ресурслары юк. Малларга су эчертү өчен ясалма сулыклар гына кулланырга кирәк.

1980 елларда ук кече елгаларның юкка чыгу проблемасы булган. Шул вакытта су саклау зоналары турында нигезләмә юкка гына кабул ителмәде. Анда теләсә кайсы елганың үзәне һәм бу сулыкны туендыра торган системалар да су саклау зоналары булып саналырга тиеш. 2000 елларда су саклау зоналары кимеде. Элек су саклау зоналары шактый киң иде, ул елганың тамагына таба арта бара. Елга тамагы өлешендә ул 300 метрга кадәр җитә иде. Ягъни судан шулкадәр ераклыкта авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнү тыелды. Ә хәзер су саклау зоналары кимеде, күп очракта алар да үтәлми. Төзелеш алып бару 20 метрдан да рөхсәт ителгән. Сулыклар өчен бу начар нәтиҗәләргә китерә. Елгалар янында төзелеш булырга тиеш түгел, юкса елгалар юкка чыга, каналга әверелә.

Нәфисә Мансуровна, мин бер конкрет очрак турында сорау бирим әле. Мәсәлән, мин кечкенә чакта балык тоткан елга ярында урманнарны кистеләр дия алмыйм. Анда 30 ел элек тә урманнар күләме шундый ук иде, хәзер дә шулай ук. Әмма су кимеде.

Табигатькә тәэсир нәтиҗәсе тиз булмый. Үзгәрешләр күпмедер вакыттан соң күренә.

Халыктан шундый фикер дә ишеткән бар — элек маллар бар иде, алар үсемлекләрне ашаган, ә хәзер мал юк, шуңа күрә су үләннәргә китеп бетә. Бу хаталы фикерме?

Әлбәттә, хаталы. Кайвакыт хаталы фикерләр очрый. Мәсәлән, нинди дә булса инешне төзекләндерә башлыйлар һәм беренче эш итеп бөтен үсемлекләрдән чистартып бетерәләр. Бик җитди кыяфәт белән үсемлекләрнең тамырлары елгаларны бетерә дип исбатлыйлар. Һич тә алай түгел. Киресенчә, әрәмәлекләр елга үзәнен эрозиядән саклый. Үлән басып китсә, чистартырга була. Ә мал булмаганга су кими дип уйлау — хаталы фикер.

Сулыклар кимегәнен сез үзегез дә күзәтәсезме?

— Әйе. Мәсәлән, Лаеш районында Пиголи, Никольское күлләре бар. Элек алар 5, 6, 8 метр тирәнлектә булган, ә хәзер 0,5 — 1 метрга калганнар. Күл тирәсе гел урамнар гына. Суга кадәр 50-100 метр ара бар анысы, әмма су туплау территориясе кимегән, элек мәсәлән, 100 гектардан су килсә, хәзер 5 гектардан. Күл саекмасын өчен артезиан скважинасыннан су җибәрикме икән дип уйлыйлар. Алай эшләсәң, башка проблемалар килеп чыгачак, кешеләргә су җитми башлавы бар.

Лаеш районында Чиста күлне «эчеп бетергәннәр» дияргә була — анда бакчалар бик күп, бөтенесе скважинадан су ала. Астан туенмагач, күл корый.

Казанда Киндерка дигән елга бар. Чишмәләрдән туенучы искиткеч елга. Ул кечкенә елга түгел, 26 чакрым озынлыкта, Питрәч районыннан башлана. Аннан Казан өчен су алалар. Шәһәргә килеп җиткәндә 10 см кала. Берничә ел элек яз күрдем — 4 метрга кадәр күтәрелә иде. Елгалар элекке холыкларын язын гына күрсәтә. Һәм табигатькә көчле антропоген тәэсир булганда бу шулай дәвам итәчәк тә. Әле тагын климатик үзгәрешләр, гидрогеологик шартлар үзгәрүе белән су кимүе көчәячәк кенә. Шулай булгач, атларны яз көне генә су коендыра алачакбыз.

Икенче сәбәп: климат үзгәрү
КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының табигатьне җайлаштыру һәм судан файдалану кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты Иршат Шиһапов төп сәбәп дип климат үзгәрүне атады:

Суның цикллары бар. Язын су күп, җәен аз, көзен яңгырлар белән арта, кыш тагын азая, грунт сулары белән генә туена. Шулай ук бер ел икенчесенә дә туры килми. Үзәк Россиядә 1938, 1972 елда елгаларда су бик аз булган, елгалар кибеп бетә язган диярлек. Соңгы еллардан 2010 елны искә төшерергә була. 2009 елда да су аз иде.

Елгаларда су кимүе бәлки соңгы елларда климаттагы глобаль үзгәрешләрнең тәэсиреннәндер. Кышлар хәзер соң килә, кар соң, җир каткач, туң җиргә ята. Нәтиҗәдә, язын су җиргә сеңми. Ел буе елганы туендырырга тиешле суның күбесе язын агып бетә. Шуңа да хәзер су басулар ешрак күзәтелә. Бу — фаразларның берсе.

Су күләме гасырга бер тапкыр цикллы рәвештә үзгәрә.


Йөз ел эчендә күп сулы һәм аз сулы еллар була. 1970 елларда ни өчен кечкенә елгалар кими дип Казан университетында да өйрәнгәннәр.

Елгаларда су кимүе бәлки соңгы елларда климаттагы глобаль үзгәрешләрнең тәэсиреннәндер. Кышлар хәзер соң килә, кар соң, җир каткач, туң җиргә ята. Нәтиҗәдә, язын су җиргә сеңми. Ел буе елганы туендырырга тиешле суның күбесе язын агып бетә.
Елгаларга су кабат кайтырга мөмкинме?

Кайчандыр атларны коендырган сулыкны хәзер кәҗәләр дә атлап кына чыга ала… Елгаларга су кире кайтырга мөмкинме? Экспертларыбыз бу сорауга да җавап бирде.

Сулыкларны арттырыйк дибез икән, Шуңа күрә беренче чиратта урманнарны торгызу киңәш ителә, — диде Нәфисә Минһаҗева. — Бу фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре белән раслана. Урманнар мәйданы артканда су ресурслары кире торгызыла, елгаларның озынлыгы арта. Табигый мохит үзгәрешсез саклансын өчен яшел зоналарның ничә процент булырга тиешлеге турында тулы бер концепция бар. Шәһәрләрдә яшел зоналар күпме булырга тиешлеге турында Европа концепциясе, шәһәрләрдә экологик каркас, тере елга, тере ландшафт, яшел коридорлар концепцияләре…

Су ресурсларын сакларга телибез икән, норматив таләпләрне, су объектларының хокукый нигезләрен үзгәртү турында уйланырга тиешбез. Законнарны кырысландырырга кирәк. Су объектларының саклау зоналарын арттырырга кирәк. Кызганыч, бездә табигать саклау органнарында эшләүчеләр күп түгел, өлгермиләр. Хокук бозулар булмасын өчен муниципаль органнарга да, хокук саклау органнарына да ярдәм итәргә кирәк. Антропоген йогынтыны киметеп кенә нәрсәнедер саклый, яхшырта алабыз.

Хәзер табигать үзе дә көрәшә. Яңгырлар күбрәк ява, табигать баланска чыгарга тырыша…

Иршат Шиһапов та урманнарның күләмен арттырга кирәк дигән фикердә.

Елга бассейнындагы — үзенә су туплаган урындагы үзгәрешләргә бик нык бәйле, — ди Иршат Шиһапов. — Юллар салганда, басуларны сукалаганда елгага су килә торган юллар томаланырга мөмкин. Урманнар кими икән, су күбрәк парга әйләнә, инешкә килеп җитми. Сукаланган җир суны йота. Инешнең пычрануы суга бик зур тәэсир ясый. Ермакларны пычратырга ярамый. Елгага якын җирләрне сакларга кирәк. Аннары грунт суларын сакларга кирәк. Мәсәлән, бездә юынтык сулар өчен канализация чокырлары бөтенләй контрольдә тотылмый — кем ничек тели, шулай казый. Ә алар грунт суларын пычрата, шул су елгага эләгә. Елга тукланган урынны сакларга кирәк. 

«Су кодексының 65 маддәсе буенча су саклау зоналары инеш башланган урыннан исәпләнә:

10 кмга кадәр — 50 метр;

10-50 км — 100 метр;

50 һәм күбрәк булганда — 200 метр.

Су саклау зоналарында агымсуларны тоткарлау, калдыкларны утильләштерү (зират, үләт базлары да керә), транспорт керүе, АЗС салу, агу складлары салу тыела. 

Автор: Рәмис Латыйпов
Фото: Рәмис Латыйпов
Интертат
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"