2018 елда бюджет өлкәсендәге минималь хезмәт хакы күләмен арттыру 26 миллиард сумга төшә
18 сентября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
2018 елда бюджет өлкәсендәге хезмәт хакының минималь күләмен арттыру өчен гомуми чыгым 26,2 миллиард сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта дүшәмбе хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцова Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Росиянең өч яклы комиссиясе утырышында хәбәр итте, дип яза ТАСС.
Хезмәт министрлыгының канун проекты 2018 елның 1 гыйнварына хезмәт хакының минималь күләмен 9,485 мең сумга (2017 елның II кварталы өчен яшәү минимумының 85 проценты) җиткерергә уйлый. Ә 2019 елның гыйнварыннан хезмәт хакының минималь күләмен яшәү минимумы белән тигезләштерү ниятләнә.
"Киләсе елда бюджет өлкәсендәге хезмәт хакының минималь күләмен арттыру өчен гомуми чыгым 26,2 миллиард сумны, шул исәптән федераль бюджеттан – 7,2 миллиард сум, 2019 елда - 43,9 миллиард сум, шул исәптән федераль бюджеттан 12 миллиард сум тәшкил итәчәк", - дип белдергән Ельцова.
"Икътисад өлкәсеннән өстәмә ихтыяҗ 2018 елда - 17,1 миллиардка, 2019 елда 28,8 миллиард сумга төшәчәк", - дип өстәгән ул.
Министр урынбасары белдерүенчә, бюджет чыгымнарының өчтән бере иминиятләштерү түләүләре һәм физик затлардан алынган салым рәвешендә кире кайтарылачак.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)