"Еланнар өйгә кадәр керә", - ди халык!
Социаль челтәрдә еланнар белән бәйле фотосурәтләр көн саен диярлек күренә. Мисал өчен менә бу тузбашны Арча районында төшергәннәр. Аны инстаграмнан 50 мең кеше караган инде.
Еланга Түбән Аты авылы егете Зөлфәт Кадыйров юлыга. Быел алар бик еш очрый, шуңа аеруча сак булырга туры килә ди.
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ:
- Зөлфәт Кадыйров 1 метрдан озынрак еланны нәкъ менә шушы болында күреп ала да инде. Атларны су эчәргә алып төшкән була. Бәхеткә елан аңа ташланмыйча калган.
Зөлфәт КАДЫЙРОВ, Түбән Аты авылында яшәүче:
- Аптырап калдым. Кулыма таяк алдым шунда ук.
Шушы авылда көтүче булып йөрүче Хәйдәр Кәримовның да берничә тапкыр елан күргәч коты чыккан. Хәзер үлән арасыннан йөрергә куркам ди.
Хәйдәр КӘРИМОВ-Түбән Аты авылында яшәүче:
- Наласа, Югары һәм Түбән Аты авылларында элек тә еланнар су буйларында, басу-кырларда күзәтелгән.
Резидә БАТТАЛОВА-Түбән Аты авылы җирлеге башлыгы:
- Белгечләр белдерүенчә мондый хәл Арча районында гына күзәтелми. Еланнар саны да артмаган. Бары тик коры җәй үзен сиздерә икән.
Илдар ХӘЙРЕТДИНОВ-КФУның зоология һәм биология кафедрасы доценты:
- Елларның артуы турында мәгълүмат юк. Җәй җитүгә еланнар һәрчак активлаша. Кешеләр табигатькә чыккан саен алар белән ешрак очраша.
Шулай да еланга юлыгасыз икән аларга кагылмаска кирәк. Чөнки кагыйдә буларак кешегә беренче булып ташланмыйлар. Иң яхшысы шикле урыннарны бөтенләй урап узу.
tnv.tv
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
