Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Дусайда туган диләр: Президент бабасы туган авылдан репортаж

20 августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
14 август көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районының Дусай авылына килде. Авылда Рөстәм Миңнеханов килүен бик көтеп алдылар. Дусайда «Татар-информ» хәбәрчесенә авыл мәчетен салуда ярдәм күрсәткән Нургали Миңнеханов турында хатирәләрен сөйләделәр һәм авыл белән таныштырдылар.

Татарстан Президентын Саба төбәгеннән ди сабалар. Ә менә Мамадышның Дусай авылында яшәүчеләр Президентны үз якташлары дип таный. Һәрхәлдә, чыгышы белән үзләреннән булуын дәлиллиләр.

Авыл халкы истәлекләре буенча, 37 йортны юк иткән зур янгыннан соң, Миңнехан бабай гаиләсе Дусайдан күчеп китә. Янгынның елын төгәл әйтмиләр, я 1935, я 1936 елда булган, диләр. 

Татарстан Президентының бабасы турындагы истәлекләрне Дусай авылыннан Шәмсиямал Диярова сөйләде. Аның сүзләренчә, Миңнехан Дусайда туып үсә. Аларның өйләре яна һәм гаиләләре белән хәзерге Теләче районы Игенче авылына күчеп китәләр. 

Янгын җәй ахырында яки көз башларында булган дип исендә калган аның. «Мине бакчага сандык өстенә утырттылар, әниләр үзләре янгын сүндерергә китте. Бәрәңге алынмаган иде әле, бәрәңге бакчасы өстендә утырып калдым», — ди Шәмсиямал апа.

Аның сүзләренчә, Нургали Миңнеханов та Дусайда туган, Нургалигә 3-5 яшьләр тирәсе булганда Миңнехан бабай гаиләсе күченеп киткән. Шуңа күрә якын-тирә авылларда да Дусайны Нургали Миңнехановның туган авылы дип сөйлиләр. 

«Миңнехан бабайның биш баласы булган. Мөнәвәрәсен беләм, ул 1924 елгы — минем Гыйльфан абый белән бер яшьтә. Ул Шәмәрдәнгә тормышка чыкты, шунда яшәде», — дип истәлекләре белән бүлеште Шәмсиямал Диярова.

Дусайга килгәч, Рөстәм Миңнехановка да авыл халкы истәлекләрен җиткерде. Алар Миңнехан бабайны бик кунакчыл кеше итеп истә калдырган. Ә Нургали Миңнехановны исә «балачактан кунакка килеп йөрде» дип хәтерлиләр.

«Нургали һәм Галимҗан» мәчете

Бу авылда Нургали Миңнеханов ярдәме белән салынган мәчет урнашкан. Саба районы урман хуҗалыгы директоры булган чакта Нургали Миңнеханов Дусай мәчетен төзү өчен бүрәнәләр кайтарта. 1998 елның октябрендә авылда мәчет ачыла. Мәчет Нургали Миңнеханов һәм күп еллар колхоз рәисе булып эшләгән Галимҗан Җиһаншин исемнәрен йөртә. Мәчет мулласы итеп, төзелеш эшләренә зур өлеш керткән кеше — Гафур Минһаҗев билгеләнә. Истәлекләр буенча, Нургали Миңнеханов мәчет ачылышында түбәтәйләр бүләк иткән.

Дусай авылы мәчетенең хәзерге мулласы Мәгъсүм Насыйбуллин әйтүенчә, бу урында элек тә мәчет булган. «Манараларын кискәч, безгә укырга мәктәп булып калды ул. Манарасы киселгән мәчет яңадан торгызылгач, авыл халкы бик сөенде, бөтенесе булдыра алганча ярдәм иттеләр: кем хезмәте белән, кем акчасы белән», — диде ул. — Мәчет төзегәндә Нургали Миңнеханов белән Галимҗан Җиһаншин җитәкчелек иттеләр. Ул ачылган вакытта мин әле мәчеттә түгел идем, газ хуҗалыгында мастер булып эшләдем. Мәчет ачылган вакытта Галимҗан абый китеп барган иде инде».

Нургали Миңнеханов вафатына кадәр мәчет ачылуны күреп өлгерә.

«Нургали Миңнеханов мәчет ачылышына килде. Бөтен авыл халкы җыелды. Аны бик ачык кеше итеп хәтерлибез», — диде Шәмсиямал апа.

Изгеләр кабере
Галимҗан Җиһаншинның туганы Айсылу Җиһаншина авыл тарихы белән кызыксынып, мәгълүмат туплаган. Аның әйтүенчә, Дусай авылында элек бакыр чыгарганнар, шуңа күрә элек бу авыл бик зур булган. Шулай ук Айсылу авыл уртасында урнашкан ике кабер турында да сөйләде. Алар турында авылда берничә фикер йөри икән. Берсе — анда хаҗдан кайтып баручы мөселманнар җирләнгән, икенчесе — Дусай авылына нигез салучы һәм аның туганы җирләнгән. Чардуганга эленгән тактадагы язулар буенча, әлеге каберләрдә Дусмөхәммәд хафиз һәм Шаехмөхәммәд җирләнгән.

Дусай һәм якын-тирәдә урнашкан авылларда яшәүчеләр әлеге урынны Изгеләр кабере буларак кабул итәләр.   


«Әти анда хаҗдан кайтучылар күмелгән дип әйтә иде. Авыл халкы ул каберләрне сакларга тырыша, киртәләр белән әйләндереп, тирәсенә агачлар утыртып куйдылар. Аллага шөкер, авылыбыз халкы бик тәртипле. Авылда зәһәр кешеләр юк, хәтта эчүчеләр дә юк», — диде бу хакта Шәмсиямал апа. 

Рөстәм Миңнеханов та, Дусайдан киткәндә, Изгеләр каберенә чәчәкләр салды.

Кибеттә хәмер сатылмый
Авыл кибете хуҗасы Илдар Гыйбадуллин авылда исерткеч эчемлекләр сатылмавын әйтте. «Авылда эчүче юк, бәйрәмнәрдә генә эчә торган бер-ике кеше бар, исереп, көндәлек эчеп йөрүчеләр юк», — диде ул. 

Дусай авылы мәдрәсәсе
Дусай авылында элек бик көчле мәдрәсә булган. Күрше Тулбай авылында туып-үскән язучы Шәйхи Маннур да әлеге мәдрәсәдә белем алган. Авылда мәдрәсә урынын төрлечә билгелиләр. Бер фикер буенча, мәдрәсә хәзерге башлангыч мәктәп бинасында урнашкан булган. 

Авыл мәчете мулласы Мәгъсүм Насыйбуллин истәлекләре буенча, мәктәп бинасы урынында элек балалар өчен мәйданчык булган. «Балалар бакчасы юк иде бит, ата-аналары эштә булган балаларны шул мәйданчыкка җыя иделәр. Анда ашата иделәр. Хәтерлим, өйдә әби булгач, минем анда торасым килми иде, качып кайта идем. Әтинең кычыткан тотып мине куып мәйданчыкка алып барганы истә. Шунысы гына истә калды, әти сугышка китте дә бетте…» — дип искә алды ул.

Менә шундый күркәм авыл ул Дусай. Анда хәзер 250 тирәсе кеше яши, авыл Мамадыштан 33 километр ераклыкта. Авылга 17 гасырның икенче яртысында нигез салынган. 1920 елларда монда 800гә якын кеше яшәгән. Ул танылган язучы Марат Закирның туган төбәге дә.

Автор, фото: Автор: Гөлия Хәсбиуллина

ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"