Дөнья чемпионатының чирек финалында Казанда Бразилия һәм Бельгия командалары уйнаячак
3 июля 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
6 июльдә “Казан-Арена” стадионында нинди командалар уйнаячагы билгеле булды. Футбол буенча дөнья чемпионатының чирек финалында Бразилия җыелмасы Бельгия уенчылары белән очрашачак.
Бүген Самара шәһәрендә финалның 1/8 өлешендә Бразилия җыелмасы Мексиканы 2:0 исәбе белән җиңде. Билгеле булганча, Бразилия командасында футбол йолдызы Неймар уйный. Голларның берсен дә нәкъ менә ул кертте. Ә икенче туп Мексика капкасына Роберто Фирмино аягыннан керде.
Ростов-на-Дону шәһәрендә Япония Бельгиягә каршы уйнады. Беренче тайм нәтиҗәсез булса да, тәнәфестән соң японнар бик үзгәреп чыкты, тизлекләре дә күпкә артты. 48нче һәм 52нче минутларда Харагути, Инуи голлар кертте. Исәп Япония файдасына 2:0 булды. Тик бу өстенлек озакка бармады, Бельгия футболчыларын бу хәл тиз айнытып җибәрде. 69, 74нче минутларда Бельгия командасы уенчылары Вертонген һәм Феллайни Осако капкасына берәр гол кертеп, исәпне тигезләделәр. 2:2 исәбе белән матчның төп вакыты тәмамлана дигәндә генә, соңгы секундларда Бельгия футболчысы Шадли Япония капкасына гол кертте. Бельгия капкасы янында угловойдан туп Бельгия уенчысына эләкте. Тупны эләктергән уенчы алга чабып, Шадлига күчерде. Шул рәвешле, исәп 3:2 булды.
6 июльдә узачак матч мундиаль кысаларында Казанда соңгысы булачак.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)