Дмитрий Сотников алга!
«Дакар-2017» халыкара раллиеның 7 нче этабында йөк машиналары зачетында Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасыннан Дмиртий Сотников идарәсендәге экипаж җиңде, дип хәбәр итә команданың матбугат хезмәте.
Дмитрий Сотников экипажы “КАМАЗ”да “Дакар” раллие этапларында икенче тапкыр җиңүгә иреште. Көн дәвамында тотрыклы гына тиз барган пилотка бүген штурман Руслан Әхмәдиев үз вакытында юлсыз турыны әйләнебрәк тигезрәк урыннан үтеп булганын әйтеп, ярдәм итте. Эдуард Николаев белән Айрат Мәрдиев экипажлары исә роуд-букта язылганны төгәл үтәп, намус белән 10 чакрымлап каты түмгәкле юл узды.
7 этап нәтиҗәләре буенча йөк машиналары зачетында беренче булган «Iveco»да узышучы голландияле Жерар Де Рой артыннан «КАМАЗ»ларда россиялеләр бер-бер артлы исәпләнә: Дмитрий Сотников (+00:02:11), Эдуард Николаев (+00:05:57), Айрат Мәрдиев (+00:20:12) экипажлары.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)