Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Дмитрий Медведев WorldSkills ачылышында татарча сәламләде

23 августа 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Казанда WorldSkills 45 нче дөнья чемпионаты ачылышы тантанасында татарча сәламләде.

"Добрый вечер, хәерле кич" дип сәламләде Хөкүмәт рәисе. "Барлык катнашучыларны, җанатарларны сәламлим. Россия чемпионатны беренче тапкыр кабул итә, моның белән горурланабыз. Ворлдскиллс хәрәкәтендә катнашу һәркемгә үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга мөмкинлек бирә", - ди Дмитрий Медведев.

Ул ярышларның 50 дән артык компетенциядә узганын искәртте. "Ворлдскиллс конкурс кына түгел, бу киләчәк чемпионаты. Биредә төрле илләр, мәдәниятләр вәкилләре көндәшлек итә, аралаша. Биредә иҗатка урын бар. Бу дуслык, яңа җиңүләр урыны. Иң мөһиме - биредә кеше өчен иң кирәклесен, уку, өйрәнү гадәтен сеңдереп була", - ди Медведев.

Аның фикеренчә, Ворлдскиллс тормышта үз юлыңны табарга, потенциалны ачарга булыша. Хөкүмәт рәисе Россиягә Ворлдскиллс түбәндәгеләрне алып килде дип саный: заманча белем өчен энергия, һөнәрләргә кызыксыну, теорияне практикада куллана белү.

"Һәркайсыгызга уңышлы чыгыш ясавыгызны, дулкынлануны җиңүегезне телим. Үзегезгә ышаныгыз, барысы да яхшы булыр", - дигән теләктә калды Медведев һәм чемпионатны ачык дип игълан итте. WorldSkills президенты Саймон Бартли "привет, сәлам, хеллоу" дип сәламләде. Уңышлы чыгыш ясагыз, дип үз хәер-фатихасын бирде.

Тантананың музыкаль өлеше һәр һөнәрнең үз гүзәллеге турында җыр белән башланды. Аннары Россия флагы чыгарылды, Россия гимны яңгырады. "Пульс" исеме астындагы тамаша дүрт өлештән торды: "Танып белү", "Эксперимент", "Камилләшү", "Тудыру". Тантана һәр һөнәрнең үз күркәмлеген ассызыклауга корылган иде. Үз эшенең осталары һөнәрен җыр юллары аша мактый. Бу вакытта мәйдан тирәли әйләнүче машинада кем тимер коя, кайсы ризык пешерә һәм башкалар.

Үз юнәлешендә уңышларга ирешкән осталар һөнәри юлы белән уртаклаша. Кемдер башта уңышсызлыкка дучар булган да, аннары сынауларга түзеп, уңышларга ирешкән. Берәү коляскадагы инвалидларны аякка бастыру җиһазлары эшләп, үз эшеннән тәм таба.

Александр Панайотов, Дана Соколова, Елка башкаруында җырлар да моңа кадәр чемпионатта катнашучыларның йөрәкләренә сеңеп калган сүзләре белән үрелеп бирелде. Сәхнә түрендә алмашынып торган артистлар махсус сәхнә идәне астына төшеп-менү өчен ясалган корылмадан чыга торды. Тантананың башыннан ахырына кадәр Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге La Primavera камера оркестры музыкаль бизәлеш өчен җавап бирде.

Тантанада экспертлар һәм конкурсантлар Ворлдскиллс хәрәкәте антын җиткерде. Тантана WorldSkills флагы күтәрелүе белән тәмамланды.
WorldSkills чемпионаты 56 компетенция буенча 22-27 августта уза. Осталыкта көч сынашырга 63 ил һәм регионнан 1300 дән артык катнашучы килгән.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"