Дистанцион уку авырулар артуга сәбәпче булырга мөмкин
7 ноября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Роспотребнадзор идарәсе бу көннәрдә республикадагы мәктәп яны лагерьларында санитария таләпләренең ничек үтәлүен тикшерә. «Тикшерү барышында тәртип бозылу очраклары табылмады. Балаларны иртән «фильтр» аша уздыралар. Лагерьга йөрүче укучылар саны да башка еллардагыдан аерыла. Элек 120шәр бала йөрсә, хәзер 50гә калды, кайбер мәктәпләрдә укучылар аннан да азрак», – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Мәскәүдә исә эпидемиологик вазгыять катлаулы булганлыктан, 6–11 сыйныф укучылары дистанцион укуга күчерелгән иде. Мэр Сергей Собянин указы белән аны 22 ноябрьгә кадәр озайтканнар. Укучылар, моңа кадәр дә өч атна өйдә торып, «удаленка»да белем алды. Статистика күрсәткәнчә, шул дәвердә өлкән сыйныф укучылары арасында коронавирус йоктыручылар саны якынча ике тапкыр кимегән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республикада мәктәпләрнең дистанцион укуга күчерелмәячәген әйтте. Президент фикеренчә, санитария таләпләре катгый үтәлгәндә, моның кирәге булмаячак.
Бу уңайдан Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш пульмонологы Александр Визель дә фикерен белдерде. «Югары сыйныф укучыларын өйдә укыту мәсьәләсенә берьяклы гына карарга кирәкми, – ди белгеч. – Малайлар-кызлар дистанцион укыганда, буш вакытлары күбрәк була һәм урамга чыгып китү ягын карыйлар. Анда дуслары, танышлары белән очрашачаклар. Якыннан аралашканда вируслы чир эләктерергә һәм аны өйдәгеләргә дә йоктырырга мөмкиннәр».
Сәламәтлек саклау оешмалары бәйрәмнәргә, ялларга карамастан хезмәт күрсәтә. Сырхауханәләрдә шимбә, якшәмбе көннәрендә авыруларны кизү торучы табиблар кабул итә. Тик дәвалау оешмаларында чиратлар һаман кимеми. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков моның сәбәбен сезонлы ОРВИ белән авыручыларның күп булуы, табибларның да чирләве, шуның аркасында бер белгечкә берничә участокта эшләргә туры килүе белән аңлата. Чирләп, температурасы күтәрелгән хасталар белгечләрне өйгә чакыра.
Билгеле булганча, 31 октябрьдән җәмәгать туклануы һәм тамаша-күңел ачу оешмаларында төнге сәгать 11дән иртәнге 6га кадәр эш туктатылды. Ул чикләү аэропортлардагы һәм вокзаллардагы кафе, ресторан һәм ашханәләргә кагылмады. Шулай ук ризыкны өйгә китереп бирү хезмәте дә тукталмады. Тагын бер яңалык: Татарстанда юл читендә урнашкан кафеларда һәм башка туклану урыннарында төнге сәгатьләрдә чикләү кертелмәячәк икән. Алар элеккечә эшли. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының яңа карары чыкты.
Автор: Фәния Арсланова
Чыгачак: ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)