Диния Нәзарәтендә Мәрҗани елына йомгак ясалды
25 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Диния Нәзарәтендә бөек татар галиме, дин әһеле, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани елына йомгак ясалды. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан 2018 ел республикада Мәрҗани елы дип игълан ителде.
“Хозур” нәшрият йортында дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләренең репринт-басмасын нәшер ителде. Галимнең алты томлык җыентыгы дөнья китапханәләренә таратылды.
Мәрҗанинең “Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак” хезмәте рус теленә тәрҗемә ителде. Әлеге хезмәт беренче тапкыр Казанда 1878 елда, аннан соң 1880 елда басыла. Ул бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки анда фикһ мәсьәләләре, аерым алганда, асторономик һәм математик исәпләүләр буенча ураза һәм бәйрәм көннәрен билгеләү мәсьәләләре карала.
Шиһабетдин Мәрҗани тормышына багышланган “Мәрҗани” исемле документаль фильм дөнья күрде. Фильм өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә төшерелде.
Быел джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә әзерләнгән Мәрҗанинең 200 еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир уздырылды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)