Диния нәзарәтендә корбан чалу тәртипләрен аңлаттылар
17 июля 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Кичә, Зөлкагдә аеның 13 көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында Казан шәһәрендә корбан чалу урыннары өчен җаваплы вәкилләр катнашында җыелыш уздырылды. Җыелышта корбан чалу тәртипләрен аңлаттылар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге чарада башкаланың барлык имам-мөхтәсибләре һәм корбан чалу гамәле башкарылачак мәчетләрнең имамнары, шәһәр администрациясе, хокук саклау органнары вәкилләре, ветеринария табиблары катнашты. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Корбан чалу көннәре, тәртипләре, нисаб күләме хакында мәгълүмат бирде, шәһәр җирлегендә әлеге гамәлне башкару әдәбе һәм үзенчәлекләре турында сөйләде.
Казан шәһәренең Вахитов районы баш ветеринария табибы Илгиз Камалов сөйләп узганча, корбан чалу урыннарына китерелгән барлык мал-туарларның да ветеринарлардан алынган рөхсәт язулары булуы шарт, документлары булмаган эшмәкәрләр, сатучылар, фермерларның хайваннары корбан чалу урыннарына якын китерелмәячәк.
Ветеринарларның тагын бер җитди таләбе – корбан чалу урыннарында кан салу өчен савытлар булдыру.
Башкалада зур корбан чалу урыннарына Алабуганың «Сария Био-Индастрис Волга» ҖЧҖ заводы тарафыннан махсус контейнерлар урнаштырылачак һәм терлекчелекнең зыянлы продуктлары, алга таба эшкәртү өчен, оешманың шәхси транспорты белән Алабуга икътисадый зонасына алып кителәчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)