Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Давай поженимся” тапшыруыннан кайткан Римма Никитина: "Беренче канал"да зур проектым көтелә!"

Римма Никитинаның “Беренче канал”да “Давай поженимся” тапшыруында катнашуын хәбәр иткән идек. Тапшыруның ничек узуы, җырчының Мәскәүдән нинди хисләр белән кайтуы турында Римманың үзе белән күрешеп сөйләштек.

- Римма, “Беренче канал”га ничек барып эләктең?

- Тапшыруга чакырып башта “ВКонтакте”да яздылар. Бу көз айлары иде. Ләкин мин ышанмадым, дөрес түгелдер дип уйладым. Чакыруны җавапсыз калдырдым. Аннары Инстаграмда яздылар. Март ахырына сөйләшкән идек, гастрольләрем булу сәбәпле, бара алмадым. Ул вакытта кияү егете Израильнеке иде.

- Бу юлы кияү егете кем булды?

 - Владимир исемле 39 яшьлек ир-ат. Һөнәре буенча – табиб. Ике тапкыр өйләнеп аерылган, өч баласы бар. Ләкин бу хакта безгә әйтмәделәр. Гастрольләргә чыгып китүче артист белән тормышын бәйләргә теләмәгәнгә күрә, Владимир мине сайламады. Әмма бик ошаткан иде үзе...

- Көндәшләрең кемнәр иде?

- Берсе – Екатеринбург кызы, икенчесе – чит ил кызы. Эфир башланганчы ук танышып дуслашып өлгердек. Әле дә аралашабыз.

- Римма, ни өчен һинд җырын җырладың?

- Минем бик тә татар халык җырын җырлыйсым килгән иде. Ләкин тапшыру редакторлары һинд җырын җырларга кушты. “Татарча җырлаучылар күп булды, һинд телендә җырлаучы юк иде әле”, - диделәр. - Алып баручы Роза Сябитованың “сиңа җырларга түгел, кияүгә чыгарга кирәк” дигән сүзенә үпкәләмәдеңме?

- Юк! Розаның “җырлама” дигәненә үпкәләп утырыйммы? Миңа “җырлый белмисең” диючеләр күп. Башта минем кебек җырлап күрсәтсеннәр... Әтиемнең хыялы – минем җырчы итеп күрү иде, шуңа күрә кемнеңдер фикере миңа кызык түгел.

- Тапшыру озак төшереләме?

- Юк. Бер көндә биш-алты тапшыру төшерелә икән. Эфирга чыкмаган урыннар күп булды. Әйтик, минем авыл кызы, керәшен кызы булуымны кисеп алганнар. Әмма кызык булды, бу, чын мәгънәсендә, шоу!

- Юл чыгымнарын кем күтәрде?

- Үзләре, әлбәттә. Поезд белән барып кайттык. Үзем белән Резеда апамны алдым. Поезддан төшүгә такси көтеп тора иде. Кунакханә, туклану – барысын да “Беренче канал” түләде. Тапшыруга килгәч, бизәндерделәр, киемнәрне үтүкләп әзерләп бирделәр. Тапшыру коллективы, гомумән, оештыру ягы бик ошады. Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган.

- Әниеңә тапшыру ошаганмы?

- “Молодец, кызым. Әтиең күрсә, горурланыр иде”, - диде. Бу - репетиция генә иде әле. Алда “Беренче канал”да Римма Никитинаның зур проекты көтелә. “Беренче канал”да татарча җырлыйсыларыбыз алда әле! Ләкин бу хакта әлегә сөйләмим...


matbugat
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"