Данир Сабиров: "Без бер-беребезгә туры килмибез, аерылабыз дидек"
14 января 2022
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров үзенең инстаграм аккаунтында язылучыларын биографиясе белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы бүлектә ул хатыны Миләүшә белән чак кына аерылмый калулары һәм сүзгә килүләре турында сөйләде.
”Без бер-беребезгә туры килмибез, аерылабыз", - дигән фикергә бер ел бергә яшәгәннән соң килдек. Бертуктаусыз ачуланышабыз да ачуланышабыз. Әле минем шундый гадәт: берәр нәрсә ошамый икән, Миләүшә янына түгел, ә икенче бүлмәгә чыгып ятам. Минем хатын-кыз кебек кылануым Миләүшәне тәмам туйдырды. Залның диванына кереп яткан идем, Миләүшә арттан чыгып җиткән. Баш очымда тора: "Или минем янга чыгып ятасың, или сиңа хуже будет", - ди бу. Мин аның сүзләрен ишетмәвешкә салышам. Өчкә кадәр санады да, башка сөлге белән китереп чәпәмәсенме?! Мин аңыма килгәнче ул бәдрәфкә кереп бикләнеп өлгергән иде. Без дөбер-шатыр килгәнгә, карт әби: "Нәрсә булды? Йөгерешәсез", - дип, икенче бүлмәдән йөгереп чыкты. Кыскасы, шул вакыттан соң, башка бүлмәгә кереп ятканым булмады", - дип яза җырчы.
"Аерылабыз!" - дип үземнең әнигә дә шалтыраттым әле. Миләүшә дә әнисе белән шул темага сөйләшә. Май ае иде бу. "Яра, бераз яшәп карагыз тагы", - дип әйттеләр. Алар сүзеннән чыкмадык. Чыгарга да соң иде, чөнки күп вакыт үтми, тест ике сызык күрсәтте. Миләүшә бәби көтә!", - дип язган Данир Сабиров.
Фото: @danir_sabirov87

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)