Данил Салихов "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде
16 Октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Язучылар берлеге рəисе Данил Салихов Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары Лəйлə Фазлыева һəм ТР Мəдəният министрының урынбасары Дамир Натфуллин тапшырды.
К.Тинчурин исемендəге Татар дəүлəт драма һəм комедия театрында драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе һəм ТРның Язучылар берлеге рəисе Данил Салиховның юбилей кичəсе узды.
Кичəнең алып баручылары Артем Пискунов белəн Резедə Сəлəхова Татарстан Президенты исеменнəн котлау телеграммасын укыды. "Хөрмəтле Данил Хəбибрахманович, Сезне юбилеегыз белəн тəбрик итəм! Күпкырлы сəхнə эшчəнлегегез, тормышны ярату белəн сугарылган əсəрлəрегез Сезне Татарстан һəм Башкортстан иҗатчылары алдында абруйлы итте, зур юбилеегызны Татарстан Язучылар берлегенең идеялəренə бай, оештыру сəлəтенə ия лидеры буларак каршы алуыгыз бик куандыра. Сезгə һəм якыннарыгызга оптимизм, илһам, уңышлар, саулык телим. Алга таба да сəнгатькə тугры булып, илһамланып яшəгез".
Театрның сəхнəсендə ТР Премьер-министры урынбасары Лəйлə Фазлыева һəм ТР Мəдəният министрының урынбасары Дамир Натфуллин Данил Салиховка Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмəт өчен" медален тапшырдылар. "Сезнең иҗатыгыз Татарстанның һəм татар халкының драматургиясен дəвам итə. Бүгенге көндə утызга якын əсəрегез сəхнəлəштерелгəн. Сезнең əсəрлəрегезгə Россия Федерациясе төбəклəренең театрлары гына түгел, ə халык театр коллективлары да мөрəҗəгать итə. Бəхетнең асылы да шундадыр", - диде Лəйлə Фазлыева үз чыгышында.
Татарстанның Дəүлəт киңəшчесе Минтимер Шəймиевтəн дə бүлəк тапшырылды. Данил Салиховка ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Министрлар Кабинеты җитəкчесе Əсгать Сəфəров, Казан шəһəре мэры Илсур Метшин, Татарстанның район башлыклары һ.б. телеграмма юллаган.
Шулай ук Татарстан Республикасы Дəүлəт Советы Рəисе Фəрит Мөхəммəтшин исеменнəн Рəхмəт Хатын Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты Рәисе Разил Вəлиев тапшырды.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз