Дөнья үзгәрә: Климат алмашу Татарстанга ничек булышыр һәм ничек зыян салыр?
19 ноября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Соңгы 10 елда Россиядә уртача температура 0,5 градуска күтәрелгән. Климатта мондый тиз үзгәрешнең әле булганы юк иде, ди белгечләр. Узган атнада һава торышына багышланган зур дөнья саммиты Әзербайҗанда - Бакуда үтте.
Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретаре Антониу Гутерриш анда болай дигән. "2024нче елда табигый бәла-казалар гадәти күренешкә әйләнде. Кайбер илләрдә кеше чыдый алмый торган температура. Дөньяда рекордлы күләмдә яңгыр явуын, гарасат, янгын, корылык күрдек. Кешеләр үз гомерен саклау өчен йортын калдырып китә, эшчеләр эссегә түзмичә егыла, су басудан йортлар җимерелә, уңыш булмаганга балалар ач килеш йокларга ята. Гадәттән тыш кызулыктан саклану чараларын күрергә кирәк".
Белгечләргә ышансаң, 2025 нче ел - кешелек тарихында иң эссесе булачак. Тукайдагыча, җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява торган көннәр үткәндә калып бара. Кышка да без карсыз керәбез. Киләсе атна нормадан 5 градуска җылырак булачак. Безнең якларда табигатьнең җылынуы - тормыш-яшәешкә нинди йогынты ясый башлады? Аның өстенлеге һәм кыенлыгы нидә булачак? Гөлназ Сәйфетдинова репортажы.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)