Чехия һәм Германия цифрлы җитештерү тәҗрибәсен Татарстан белән уртаклашачак
6 декабря 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстанның цифрлы машина төзелеше кластеры буенча Чехия һәм Германия белән уртак эшче төркем төзеләчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан машина төзелеше предприятиеләренең “Предприятиеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. Җитештерүне цифрлы трансформацияләү” координацион совет утырышында хәбәр итте.
“Безнең партнерлар (Германия һәм Чехия — иск. Т-и) цифрлаштыру буенча зур тәҗрибәгә ия. Без тулы бер программа булдырабыз, эшче төркем төзү турында карар кабул итәбез һәм ул безнең машина төзелеше предприятиеләренә, тәҗрибә алышу һәм белгечләр әзерләүдә ярдәм итәчәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.
Әлеге эштә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы кураторлык итәчәк, дип өстәде республика башлыгы. "Тулы канлы цифрлы җитештерү компанияләргә продукция сыйфатын арттырырга һәм җитештерү чыгымнарын киметергә ярдәм итәчәк", - диде ул.
“Эш, нигездә, зур предприятиеләрдә бара. Әмма аларның темпы әлегә җитәрлек түгел. Күпчелек предприятиеләр цифрлаштыруның максаты һәм бурычлары турында аңламый. Тормышка ашырылган проектлар аз. Бу өлкәдә белгечләр юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов
Татарстан машина төзелешенә сәнәгать өлкәсенең 20 проценттан артыгы туры килә, дип өстәде Президент. Узган ел 522 млрд сумлык продукция эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов быел да тармак темпларны саклар дигән ышаныч белдерде.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)