ТНВ каналында өч яңа тапшыру чыгачак!
14 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
20 сентябрьдән ТНВ каналында өч яңа тапшыру чыгачак. Аларның берсе татар җырчыларына, икенчесе – инде вафат булган сәхнә әһелләренә багышланачак. Тагын бер тапшыру – “Талант” бәйгесе җиңүчесе.
Татар җырчыларына багышланган тапшыру “Сәхнәдәш” дип атала. Хәзерге вакытта ул “Болгар” радиосында бара. Радиода барган тапшыруны видеога төшереп ТНВ да чыгарачаклар. Тапшыруда җырчылар катнашачак. Ул туры эфирда концерт һәм аралашу форматында булачак. Икенче тапшыру - Зәмирә Рәҗәпова проекты, ул “Әй, язмыш, язмыш” дип атала. Ул инде вафат булган сәхнә әһелләренә, аларның язмышларына багышланган тапшыру.
Шулай ук ТНВ уздырган “Талант” бәйгесендә җиңү яулачыларның да исемнәре билгеле булды. Беренче урынны журналист Альберт Шакиров такымы алды. Алар татар авыллары тарихы турында “Юлчы” дип аталган тапшыру әзреләгән. Проектка бер миллион сум акча бирелә. Тапшыру яңа сезонда ТНВда күрсәтеләчәк. Бу хакта атнакич “Яңа гасыр” телевидениесе ширкәтендә уздырылган матбугат очрашуында белдерелде.
("Татар Тудей")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)