Чүпрәледә кинозал эшли башлады
10 октября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Чүпрәле районында күптән көтелгән заманча кинозал эшли башлады. Аны ачу уңаеннан Алексей Пимановның "Крым" кинофильмы күрсәтелде, дип яза җирле басма.
-Район халкы кино челтәре эшләгән елларны бик яхшы хәтерлидер. Күрше районнардан әйләнеп кайткан фильмнарны, хәтта иртәнге 4кә кадәр көткән вакытлар да булды. Халык та таралмый иде шул чакта,-дип башлады сүзен район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов чарада. –Бүген исә, янә шул вакытларга кайттык, шәһәрдәге заманча кинозал хәзер менә үзебездә дә бар, рәхәтен күрергә булсын.
Районда кинозал булдыру турында моннан берничә ел элек үк сүз алып барылды. Үткән ел исә, район мәдәният йорты конкурста катнашып, заманча кинозал өчен җиһазлар алуга 5 млн сумлык грант отты. Һәм менә быелдан район мәдәният йорты сәхнәсе кинозал ролен дә үтиячәк.
Әлеге эшләрне башкаруда "МТД ПЛЮС" оешмасы да ярдәмгә килә. Аның җитәкчесе Евгений Нежинский тантанада катнашып, республикада 15ләп шундый кинозаллар ачылуы хакында белдерде. Ә менә чүпрәлеләр аның тагын да заманчасы - лазерлы булуы белән дә откан.
Шулай итеп, хәзер илдә яңа кинолар дөнья күрүгә үк,ягъни кинопрокаттагы барлык премьераларны үзебездә карау мөмкин булачак. Шулай ук, балалар өчен яңа мултьфильмнар да тәкъдим ителәчәк.
Кинозал дүшәмбедән кала һәркөнне 10.00 кичке 23.00 сәгатькә кадәр эшли.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)